Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2021, 16:00

Ялган чакыру өчен – штраф

Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы бүлеге мәгълүматлары буенча, 2020 елда Русия Федерациясенең Административ тәртип бозулар кодексының  "Янгыннан саклау, полиция, ашыгыч медицина чакыруы буенча алдан хәбәр итү, ярдәм күрсәтү яки башка махсуслаштырылган хезмәтләр" 19.13нче маддәсенә ярашлы 14 граждан административ җаваплылыкка җәлеп ителгән, 2021 ел башыннан – 11.

Ялган чакыру өчен – штраф
Ялган чакыру өчен – штраф

Хокук сакчылары полициягә ялган белдерүләр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылуын искә төшерә. Шул ук вакытта ялган чакырулар "ялгыш" һәм "алдан ниятләнгәннәргә" бүленә, әмма барлык очракларда да хәбәрләр теркәлә һәм алар буенча тикшерү уздырыла.

Әгәр дә аны 16 яшькә җитмәгән бала ясаса, "алдан ниятләнгән" ялган чакыру өчен әти-әниләренә түләргә туры киләчәк, аларга мең ярымга кадәр штраф яный. Җаваплылык, Русия Федерациясенең Административ тәртип бозулар кодексының  5.35нче "Балигъ булмаганнарның ата-аналары яки законлы вәкилләре балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән" маддәсенә ярашлы рәвештә, йөздән биш йөз сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга яки кисәтүгә китерә. Шул ук вакытта яшүсмер балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәпкә куела.

– Заманча технологияләр хулиган шәхесен ачыкларга һәм аны җәзага тартырга мөмкинлек бирә, ләкин шуны истә тотарга кирәк, ялган чакыру бәясе акчалата эквивалентта гына үлчәнми. Мондый очракларда полиция хезмәткәрләре гражданнарның гомерен яки сәламәтлеген коткару өчен кирәк булган вакытны югалта, – дип билгеләп үтте өлкән юрисконсульт Гүзәл Шаһидуллина.

Габдулла Вафин әзерләде.

Читайте нас: