Җәмгыять
1 Июля 2021, 10:56

Владимир Путин ил халкы белән туры элемтәдә аралашты

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин унҗиденче тапкыр “Туры элемтә”дә катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Владимир Путин ил халкы белән туры элемтәдә аралаштыВладимир Путин ил халкы белән туры элемтәдә аралашты
Владимир Путин ил халкы белән туры элемтәдә аралашты

 4 сәгать тә 8 минут барган очрашуда Путин 81 сорауга җавап бирде.

Искәртеп үтик, беренче “Туры элемтә” 2001 елның декабрендә булган, ул 2 сәгать 20 минут дәвам иткән. Алга таба чараның дәвамлылыгы уртача 3-4 сәгатькә кадәр арта барган.

Узган ел туры элемтә 4 сәгать 20 минут булды, Путин 73 сорауга җавап бирде. Быел Владимир Путин белән "Туры элемтә" 4 сәгать 8 минут барды. Русия Президенты барлыгы 81 сорауга җавап бирергә өлгерде.

Быел туры элемтәгә 1,5 млн сорау, ә элемтә барышында 2 млн 600 мең мөрәҗәгать килеп иреште. Дәүләт башлыгына, шул исәптән, туры эфирда илнең 23 төбәгеннән сораулар яңгырады.

Читайте нас