Җәмгыять
2 Июля 2021, 04:37

Исерек хәлдә машина йөртүчеләргә көн бетә

ЮХИДИ хезмәткәрләре исерекләрне бик тиз ачыклый алачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Исерек хәлдә машина йөртүчеләргә көн бетәИсерек хәлдә машина йөртүчеләргә көн бетә
Исерек хәлдә машина йөртүчеләргә көн бетә

2022 елда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдәге машина йөртүчеләрне тиз арада ачыкларга мөмкинлек бирә торган приборга ия булачак. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников сөйләгән.

Әлеге прибор алкоголь парлары бармы-юкмы икәнлеген күрсәтәчәк, алар булмаса, машина йөртүче медицина тикшерүе үтүдән азат ителәчәк.

Дәүләт автоинспекциясе башлыгы сүзләренчә, Русиядә 2021 елның биш аенда исерек хәлдәге машина йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 40 процентка диярлек кимегән. Ул билгеләп үткәнчә, бу системалы чаралар үткәрүнең нәтиҗәсе.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Читайте нас