Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2023, 12:33

Күңел җылысын да кушып...

Махсус  хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” хәрәкәте Бәләбәйдә киң колач алды.

Күңел җылысын да кушып...
Күңел җылысын да кушып...

Гуманитар ярдәм җыюда эшуарлар, волонтерлар, махсус хәрби операция зонасында булган якташларның якыннары, туганнары, битараф булмаган кешеләр катнашалар. Әлбәттә, җәмәгать оешмалары да читтә калмый. Әйтик, Башкортстан “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы Бәләбәй бүлекчәсенең актив  кызлары бозылмый торган азык-төлек, эчке җылы киемнәр, бияләй-носкилар сатып алып, бергә  җыелып, күңел җылысын да кушып, тартмаларга гуманитар ярдәм тутырдылар. Һәркемнең теләге бер: “Әйберләребез әйбәт барып җитсен. Ир-егетләребез исән-имин әйләнеп кайта күрсеннәр”.

Гуманитар ярдәмнең туплануы бик  вакытлы булды.

Муниципалитет башлыгы Азат Сәхәбиев  район хакимиятенең оператив киңәшмәсендә белдерүенчә, чираттагы гуманитар  йөк  партиясен якташларыбызга мартта илтергә ниятләнә.

Исегезгә төшерәбез, гуманитар ярдәм җыю мондый адрес буенча башкарыла:  Бәләбәй шәһәре,  Ленин урамы, 3 а.

Җилкәннәр –  җилләрдә, ә мәрхәмәтлек, бердәмлек, ярдәмчеллек авыр вакытларда сынала. Үзебезнекеләрне ташламыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк!

Күңел җылысын да кушып...
Күңел җылысын да кушып...
Күңел җылысын да кушып...
Күңел җылысын да кушып...
Күңел җылысын да кушып...
Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: