872 көн шәһәр – камауда, ә анда яшәүчеләр үлем куркынычында булдылар.
Камауда булган ленинградлыларны һәм 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград янында дошманны тар-мар итүчеләрне искә алырга Бәләбәй район ветераннар советы, "Хәрби тугандашлык" иҗтимагый оешмаларының, чик сакчылары һәм һава-десант гаскәрләре союзларының урындагы бүлекчәләре активистлары, Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжы студентлары һ.б. килделәр.
Митингта катнашучылар ленинградлылар-блокадачыларны һәм аларны азат итүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мәңгелек утка чәчкәләр салдылар.
Истәлекле чараны оештыручы – Бәләбәй районы хакимияте социаль үсеш идарәлегенең яшьләр бүлеге.
Бәләбәй – беренче урында!
Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев социаль челтәрдәге битендә шатлыклы хәбәр белән уртаклаша.
2020 елның октябрендә Радий Хәбиров республиканың иң алдынгы муниципалитетларын ачыклау максатында рейтинг булдыру методикасын һәм конкурс уздыру тәртибен билгеләүче указга кул куйган иде. Горурланып хәбәр итәм: 2024 ел йомгаклары буенча Бәләбәй районы "Тотрыклы икътисади ү сеш" номинациясендә беренче урынга лаек булды!
Бу уңыш – районның бөтен командасының яшәү сыйфатын яхшыртуга, инвестицияләр җәлеп итүгә һәм яңа эш урыннары булдыруга юнәлтелгән ныкышмалы эш сөземтәсе. Тотрыклы үсеш – ныклы һәм ышанычлы киләчәк ул, Бәләбәй районы – шуңа ачык мисал!
Бөтен район халкын котлыйм! Бергә-бердәм булып, районыбызны үстерүне дәвам итик!
Ринат Кузеев – капитан!
"Белебеевские известия" газетасы 2024 елның 27 декабрендәге 52 нче санында зенит-ракеталы артиллерия батареясы командиры, приютлы Ринат Кузеев турында бәян иткән иде.
Якын көннәрдә өлкән лейтенант Ринат Кузеевка срогыннан алда "Капитан" хәрби званиесе бирелүе турында күңелле хәбәр килде.
Элегрәк аңа срогыннан алда "Өлкән лейтенант" званиесе биргәннәр.
Үз теләге белән МХОга киткән Ринат Хәмит улы Кузеев бер елдан артыграк вакытта иң яхшы оештыру сыйфатларын һәм җаваплылык күрсәткән.
Якташыбыз өчен шатбыз.
Маллар өчен кыш куркыныч түгел
Байморза авылыннан Фларид Фәсхетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгында малларны кышлатуга төпле әзерләнгәннәр. Кирәк кадәр мал азыгы туплаганнар, биналарны җылытканнар. Көчле бураннар мал караучыларның эш ритмын боза алмаган.
– Фермада 60тан артык мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 40 савым сыер. Терлекчеләр малларны вакытында ашаталар, асларын тазарталар, савалар, бозауларны карыйлар. Продукцияне сөт комбинатына тапшырабыз, шулай ук эшкәртергә шәхси предприяти егә озатабыз. Дөрес, соңгы вакытта савым азайды, чөнки сыерларның беркадәресе ташланды. Бозауларның үлүенә юл куймас өчен сыерлар бозаулаганда һәрчак яннарында булабыз, – дип сөйләде Фларид Фаткулла улы.
Ноябрь-декабрьдә пай җирләреннән файдаланган өчен хуҗалык авыл кешеләренә җидешәр центнер бодай биргән. Крестьян-фермер хуҗалыгы эшләгәнгә күрә, авыл кешеләренең үз ихаталарында мал-туар тоту өчен мал азыгы булдыру мөмкинлеге бар.
Безнекеләр шулай ул!
"Бәләбәй хәбәрләре" газетасы хәбәрчесе Римма Солтанова республика һәм район басмалары арасында "Башкортстан электр челтәре компаниясе " җәмгыяте төркеме эшчәнлеген иң яхшы яктырткан өчен "Сүз энергиясе-2024" журналистлар конкурсында II дәрәҗә дипломант булды.
Аның "Бәләбәй электр челтәре"нең Ермолкино подстанциясе электромонтеры Гөлнара Сөләйманова турындагы мәкаләсе жюриның һәм укучылар аудиториясенең югары бәясен алды.
2024 ел йомгаклары буенча "Бәләбәй хәбәрләре" газетасы өчен җаваплы Зәйфә Салихова – "Кызыл таң" республика газетасы лауреаты исеменә, ә әдип, безнең хәбәрчебез Камил Фазлый бу газета мөхрриренең рәхмәт хатына лаек булдылар.
Тупланманы Зәйфә Салихова әзерләде.