Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль , 11:00

Тарихта калачак бер көн

Гомумән, февраль ае тарихи даталарга, истәлекләргә, чараларга  бик бай ай. Әйтик, 10 февральдә якташыбыз, күренекле журналист Айрат Ибраһимовның туган көне, Ульяновскида яшәгән аңа 90 яшь тулган булыр иде. 15 февраль исә аеруча истәлекле көн. Беренчедән, бу көннәрдә бөтен илдә, шул исәптән Бәләбәй шәһәр-районында да, Әфган сугышыннан совет солдатларының чыгарылуына 36 ел туу уңаеннан  чаралар уза. Әфган сугышы фаҗигасе –  күпләрнең гомерен  өзгән, төзәлмәслек йөрәк ярасы ул.

Тарихта калачак бер көн
Тарихта калачак бер көн

Ә тагын бүген халкыбызның герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 119 ел. Муса Җәлил... Бу исем һәр татарга, шулай ук башка халыкларга да, шундый якын, йөрәктә какшамас горурлык булып яши. Китаплары әледән-әле яңартылып чыгып  тора, шигырьләре кайта-кайта төрле телләрдә укыла.

Туган халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам ага Шакировның да туган көне дә, аңа 90 яшь тулган булыр иде. Затлы җырчыбыз инде  китеп барса да Илһам моңы, җырлары безнең белән. Алар яши, алар исән, Илһам ага рухы безнең белән.

Бәләбәй төбәгендә туган телебезгә карата сөю, ихтирам тәрбияләгән, бар гомерен булачак укытучылар тәрбияләүгә, тел энҗеләре – канатлы сүзләрне бергә туплауга багышлаган – татар халкына аларны китапларында мирас итеп калдырган тел белгече, яраткан укытучыбыз Илгизәр Гыйззәтуллинны да искә алабыз. Аңа бүген, исән булса, 90 яшь тулган булыр иде

Бу көнне үз шагыйребез, язучы, Бәләбәй райнының шәрәфле гражданины  Камил Фазлетдиновның да туган көне. Аны чын күңелдән котлыйбыз!

Тагын әле һәркемнең бу көнгә бәйле үз хатирәләре, вакыйгалары әллә күпме булыр.

Тормыш менә шундый инде ул. Югалту-табышлары, сөенеч-көенечләре, йөрәкләргә онытылмаслык итеп язылган истәлек-хатирәләре һәм киләчәккә якты өмет белән бертуктамый дәвам итә. Ничек кенә булмасын, әнә шул югалтулары, көенечләре, фаҗигаләре булганга күрә табышларның, сөенечләрнең, үткәннәрнең, бергәлекнең кадере, кыйммәте арта, һәр көннең яшәү бәхете икәнен аңлыйсың, тоясың. Яшәү матур, яшәгән саен яшисе, дөньяны матурлыйсы, үзеңнән дә аңа нур өстисе килә.

Февраль – син салкын түгел, җылысың, шундый  якынсың,чөнки  кадерле исемнәргә байсың.

 

Зәйфә Салихова.

 

Тарихта калачак бер көн
Тарихта калачак бер көн
Тарихта калачак бер көн
Тарихта калачак бер көн
Тарихта калачак бер көн
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: