+2 °С
Болытлы
Дүшәмбе, 17 февральдә, “Сәламәтлек муршруты”на 25 кеше килде. Тикшерү кысаларында алардан анализлар алынды, эектрокардиограммалар эшләнде.
Ир-атларны тар белгечләр: офтальмолог һәм хирург та карадылар.
Ветераннар шулай ук ультратавышлы диагностика кабинетында һәм нурлы диагностика бүлекчәсендә тикшерелделәр.
Барлык процедуралар тәмамлангач, фельдшер Светлана Самсонова кабул итте.
Профилактика акциясендә катнашучылар медицина хезмәткәрләренең һәм табибларның көйле эшләүләрен, югары һөнәрилекләрен билгеләделәр.
Светлана Шириня.