Дәүләт җыелышы-Корылтайда социаль әһәмиятле товарларга бәяләр арту турында фикер алышачаклар. Парламент Рәисе Константин Толкачев якын арада Башкортстанда азык-төлек товарлары базарының торышын мәгълүмати-аналитик күзәтү буенча эшче төркем утырышын оештырырга кушты.
– Депутатлар экспертлар белән берлектә азык-төлек базарындагы хәлне анализлаячак, динамиканы һәм тенденцияләрне бәяләячәк, – диде Константин Толкачев. – Вакыт-вакыт теге яки бу товарларга бәяләр артканнан-арта, һәм без моны игътибар белән күзәтәбез. Мәсәлән, тавык йомыркасы һәм атланмай бәяләре белән дә шулай булды. Уңыш начар булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы продукциясенең аерым төрләре кыйммәтләнде. Әйтик, узган ел нәтиҗәләре буенча бәрәңге – бер ярым тапкырга, яшелчәләр 21 процентка кыйммәтләнгән, шул ук вакытта ваклап сатуда азык-төлекнең бөтен сегменты бәясе 10,3 процентка күтәрелгән. Әмма мондый динамиканы һәрвакытта да объектив сәбәпләр белән аңлатып булмый. Кайвакыт бәяләрнең спекулятив артуы күзәтелә. Эшче төркемнең бурычларының берсе – бәяләрнең нигезсез арту фактларын ачыклау һәм хәлне тотрыкландыру буенча чаралар эшләү.
Эшче төркем әгъзалары, шулай ук, тиешле маркировкалы продукция сыйфатын контрольдә тоту өлешендә “Башкортстан продукты” проектын тормышка ашыру барышын караячак, проектны популярлаштыру һәм алга җибәрү мәсьәләләре турында фикер алышачак.
Эшче төркем составына депутатлар, Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы, Башкортстан сәүдә ассоциациясе вәкилләре керә. Утырышларга, шулай ук, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең төбәк идарәсе, сәүдә челтәрләре вәкилләре, азык-төлек продукциясе җитештерүчеләр чакырылырга мөмкин.
Фото: башинформ