Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 февраль , 15:00

Тыңларга, аңларга һәм якларга

Шаровка авылында “Бердәм гаилә консультацияләре көне” узды, ул авыл биләмәсенең “Аек авыл” республика конкурсында катнашу чикләрендә мөһим вакыйга булды. Бу чара төрле хезмәтләр һәм ведомстволар белгечләрен, шулай     ук ярдәмгә, аңлауга мохтаҗ кешеләрне берләштерде дә

Тыңларга, аңларга һәм якларга
Тыңларга, аңларга һәм якларга

Авыл кешеләре белән очрашуга район хакимияте башлыгы урынбасары – социаль үсеш идарәлеге начальнигы Александр Смородин, Русия социаль фонды   Бәләбәй районындагы һәм Бәләбәйдәге идарәлеге,  Республика халкын эш белән тәэмин итү үзәге филиалы,“Гаилә” районара үзәге, район хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре, “Ватанны саклаучылар” фонды социаль координаторы һәм Үзәк дәваханәсе табиб-наркологы килделәр.

Һәр белгеч белеме һәм тәҗрибәсе белән уртаклашырга, халык сорауларына җавап бирергә һәм практик киңәшмәләр бирергә әзер булды. Якыннарының махсус хәрби операциядә катнашуына бәйле сораулар борчыганнарга аеруча игътибар бирелде.

“Бердәм гаилә консультацияләре көне” кирәкле  мәгълүмат алу урыны булу белән бергә һәркем ярдәмгә исәп тота алган берлек булдыруга да бер адым булды.

Бу башлангыч торган саен кешеләрне күбрәк җәлеп итеп, киңәер, эшен дәвам итәр дип ышанабыз. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту, халыкка практик ярдәм – илнең киләчәген төзүче мөһим әйберләр. Барыбыз бергә булганда, бөтен сынауларны җиңә дә, республикабыз иминлеге өчен шартлар да тудыра алабыз!

Ильмира Ильина,

Шаровка авыл Советы авыл бАиләмәсе хакимияте башлыгы.

Сүз чарада катнашучыларга

Наталья Павлова, МХОда һәлак булучының әнисе:

 –Төрле ведомстволар һәм хезмәтләр вәкилләренең авылга килүләре яхшы. Кабул ителүгә язылырга, шәһәргә барып йөрергә, белгечләргә керергә чиратта торырга кирәкми.

Мондый “Бердәм консультацияләр көне” авыл җирендә күбрәк үткәрелсен иде, чөнки халыкта күп сораулар туа. Кайберәүләр аларны еллар буе хәл итә алмыйлар: кемгәдер шәһәргә барырга сәламәтлеге мөмкинлек бирми, кемдер кая мөрәҗәгать итәргә белми. Ә монда барсы да гап-ади: очрашуга киләсең, соравыңны бирәсең, сине тыңлыйлар, теге яки бу хәлдә нәрсә эшләргә кирәклеген әйтәләр.

Фото авыл биләмәсе хакимиятеннән.

 

Тыңларга, аңларга һәм якларга
Тыңларга, аңларга һәм якларга
Тыңларга, аңларга һәм якларга
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: