Бүләкләнүчеләр арасында Әбҗәлил, Әлшәй, Авыргазы, Баймак, Бакалы, Бәләбәй, Бөрҗән, Дәүләкән, Ярмәкәй, Зилаер, Иглин, Илеш, Караидел, Кыйгы, Краснокама, Күгәрчен, Мәчетле, Миякә, Нуриман, Уфа, Учалы, Хәйбулла, Чакмагыш, Шаран районнарыннан һәм Салавт, Агыйдел, Уфа шәһәрләреннән 50 хатын-кыз бар.
Башкортстанга "Ана даны" медале 1998 елдан алып биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән хатын-кызларга тапшырыла. Бүгенгә 9 меңнән артык ана шундый медальгә һәм бер тапкыр түләнә торган 100 мең сум акчага лаек булган.
"Башинформ"