Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль , 17:00

Путин Тәлгать Тажетдинга рәхмәт белдерде

Русия президенты Владимир Путин Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашты

Путин Тәлгать Тажетдинга рәхмәт белдерде
Путин Тәлгать Тажетдинга рәхмәт белдерде

Очрашу барышында Президент Тәлгать Таҗетдинга һәм исламның барлык вәкилләренә Русия халыкларының конфессияара бердәмлегенә һәм татулыгына өлеш керткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Ислам динендәгеләр Русия җәмгыятенең аерылгысыз өлеше булып тора, дип билгеләде Владимир Путин.

Ил президенты сүзләренчә, бүген Русия мөселманнары үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтә, атап әйткәндә, махсус хәрби операция барышында яугирләрнең рухын күтәрә.

Тәлгать Таҗетдтн мөселман оешмаларының хәрбиләргә гуманитар ярдәм туплап озатуларын сөйләде.

"Башинформ"

Фото:kremlin.ru

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: