Тантаналы чарада Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Горденко, Мәгариф идарәлеге начальнигы урынбасары Лилия Дутова, Баженово авыл советы биләмәсе башлыгы Хәйдәр Адигамов, шулай ук аның туганнары, классташлары һәм авылдашлары катнаштылар.
Эдуард Нәҗмиев тракторчы-машинист һөнәре буенча 89нчы һөнәрчелек училищесын тәмамлаган. Бәләбәй хәрби комиссариаты тарафыннан 1994 елда армия хезмәтенә чакырылган. Беренче Чечен хәрби хәрәкәтендә катнашкан.
2023 елның августында Русия Оборона министрлыгы белән махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзегән. Донецк Халык Республикасының Старобешевский районы Петровское поселогында 2023 елның 17 декабрендә һәлак булган.
Русия Федерциясе Президенты указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, чаялыгы өчен үлгәннән соң Эдуард Нәҗмиев Батырлык өчен медале белән бүләкләнгән.
Башкортстан Республикасы башлыгы указы белән үлгәннән соң генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән.
Мемориаль тактадан тукыманы алу хокукы геройның әти-әнисенә – Иван Васильевич белән Раиса Александровнага бирелгән.
Тантанада катнашучылар бер минутлык тынлык белән геройны искә алып, мемориаль тактага чәчкәләр салганнар.
Регина Иванова әзерләде.