Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль , 11:00

Онытырга хакыбыз юк

Бәләбәй шәһәренең 15 нче мәктәбендә әлеге мәктәпне тәмамлаган, махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган Кузнецов Валерий Олегович хөрмәтенә истәлекле тактаташ ачу тантанасы булды.

Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк

Валерий А.Н. Туполев исемендәге Казан техник университетын тәмамлаган. 2014 елда "Автомобиль хуҗалыгы" белгечлеге буенча хәрби кафедрага (ВУЦ КНИТУ) укырга кергән. 2017 елда аны тәмамлап, кече лейтенант хәрби офицер званиесе алган.

2022 елның сентябрендә Валерийга өлешләтә мобилизация чикләрендә повестка килә. Бер елдан ул –  "Махсус хәрби операциядә катнашучы" медале, ә бер айдан генерал Шәймортов медале белән бүләкләнә, аны Башкортстан Республикасы Башлыгы Р. Хәбиров тапшыра.

 2024 елның 25 июнендә Донецк халык республикасының Красногоровка шәһәрен азат иткәндә Кузнецов авыр яралана һәм Мәскәүгә госпитальгә озатыла. Бер ай табиблар аның гомере өчен көрәшә, әмма, кызганычка, 2024 елның 27 июлендә аның йөрәге тибүдән туктый.

Истәлекле чарада Бәләбәй район Советы секретаре Артур Садыйков, Мәгариф идарәлеге начальнигы Татьяна Лапшина, шулай ук Валерийның әти-әнисе, дуслары, яугир-интернационалистлар, МХОда катнашучылар, мәктәп укытучылары һәм  укучылары катнаштылар. Бу көнне мәктәп шулай ук "Герой партасы" бөтенрусия белем бирү проектына кушылды.

 – Истәлек тактасы – безнең хәтер символы, батырлыкка һәм хәрби бурычка кыйбла. Безнең бурыч – Валерий Кузнецовны онытмау һәм аның якыннарын игътибарсыз калдырмау, – дип билгеләде чыгышында Артур Садыйков.

 

Регина Иванова.

 

Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: