Күптән түгел министрлыкның Бәләбәй районы буенча бүлегенә 50 яшьлек Бәләбәйдә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аңа үзен энергосбыт хезмәткәре дип бер ханымс шылтыраткан. Ул шәәһрдә яшүчене электр счетчигын алыштырырга кирәклегенә ышандырган һәм заякв би ергә дәүләт хезмәтләре сайтына күчәргә тәкъдим иткән. Казага таручы таныш булмаган ханымга SMS-сообщениедән кодын әйткән.
Тиздән бу хатынга янәсе банк хезмәткәре шылтыраткан. Ялган хезмәткәр мошенниклардан саклау өчен акчаларын "хәвефсез исәп"кә күчерергә кирәклегенә ышандырган. "Белгечкә" ышанып, каза күрүче 1,5 млн сум акчасын югалткан.
Эчке эшләр министрлыгы төбәктә яшүчеләрне сак булу, билгесез исәпләргә акча күчермәү турында искәртә. Шәхси һәм банк мәгълүматларыгызны чит кешеләргә хәбәр итмәгез. Мошеннкилар шылтыратса, трувбкагызны куегыз. Бу сезгә милкегездән колак какмаска ярдәм итәчәк.
Регина Фәизовв әзерләде.