Җәмгыять
7 Марта 2025, 10:00

Төбәк яшьләр белән эшләүне ныгыта

Башкортстанда яңа министрлык барлыкка килде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров 3 мартта  БР Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә  Яшьләр сәясәте министрлыгын булдыру турында хәбәр итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Төбәк яшьләр белән эшләүне ныгытаТөбәк яшьләр белән эшләүне ныгыта
Төбәк яшьләр белән эшләүне ныгыта

Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты үзен мөһим бурычлар өстендә эшләүче нәтиҗәле структура итеп күрсәтте. Хәзер яшьләр сәясәте Башкортстан өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, һәм яңа министрлык аны гамәлгә ашыруга ярдәм итәргә тиеш.

Радий Хәбиров яшьләр – төбәкнең киләчәге, башлы, тормышта үз урынын, дәүләт белән мөнәсәбетләрен аңлаган яшь кешеләрнең  властька килүе мөһим, дип ассызыклады.

Яшьләр сәясәте министры итеп элек Дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын биләгән Вито Сабиров расланды.

Регина Иванова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас