Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март , 15:00

83 Әминә, 88 Әмир, ә тагын кемнәр?

Ел башыннан Башкортстанда Әминә исемле 83 кыз һәм Әмир дип аталган 88 малай дөньяга килгән.

83 Әминә, 88 Әмир, ә тагын кемнәр?
83 Әминә, 88 Әмир, ә тагын кемнәр?

ЗАГС реестры биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, бу исемнәр республика халкы арасында популярлык казанган.

Шулай ук, ата-аналар үз балаларына Амелия (82), София (61), Эмилия (60), Ева (59), Эмир (73), Артем (58), Мирон (58) һәм Тимур (55) исемнәрен сайлый.

Ә менә Гөлсия, Зөләйха, Нарминә, Азалия һәм Камелия исемнәре сирәк очрый. Ата-аналары Сами, Хай Данг, Дилан, Азам һәм Әнис дип атаган малайлар төбәктә бик аз.

фото: башинформ

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: