Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март , 16:00

Балалар хәвефсезлеген кайгыртып

Бәләбәйдә "Балачак хәвефсезлеге" колачлы акция чикләрендә күчмә киңәшмә узды. Чараның төп максаты – яшәүчеләрнең игътибарын балалар һәм үсмерләр хәвефсезлегенә җәлеп итү.

Балалар хәвефсезлеген кайгыртып
Балалар хәвефсезлеген кайгыртып

"Урал-Батыр" милли-мәдәни үзәгендә пленар өлештә балалар имгәнүен искәртү, белем бирү учреждениеләрендә хәвефсезлекне тэәмин итү һәм бәхетсез очракларга юл куймау чаралары мәсьәләләрен дә кертеп, балалар хәвефсезлегенең төрле яклары каралды. Очрашуда Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Александр Смородин,  Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова, Русия Гадәттән тыш министрлыгының БР буенча баш идарәлеге начальнигы урынбасары Владимир Горин,  БРда бала хокуклары буенча вәкил Ольга Панчихина,Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Газиз Маннапов, Бишбүләк районы хакимияте башлыгы урынбасары Алексей Данилов, БР Бәләбәй районы хакимияте каршындагы КДН һәм ЗП рәисе урынбасары Марина Смирнова, Эчке эшләр министрлыгының БР буенча Дәүләт автоинспекциясе  идарәлеге юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау өлкән инспекторы Альбина Кадикова һәм районның профилактика системасының башка вәкилләре катнаштылар.

Практик өлештә "Яңа буын" үзәгендә мәктәп укучылары юл хәрәкәте хәвефсезлеген һәм янгын күзәтчелеген пропагандалау инспекторлары белән очраштылар, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә багышланган мавыктыргыч квестта катнаштылар.

Янгынга каршы темага балалар эшләренә һәм урындагы технопарк буйлап эксурсиягә аерым игътибар бирелде.

Регина Фәизова.

Елена Петрова фотолары.

Балалар хәвефсезлеген кайгыртып
Балалар хәвефсезлеген кайгыртып
Балалар хәвефсезлеген кайгыртып
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: