Ләкин хәзер авылларда да тормыш башкача. Мал тотучылар елдан-ел азаеп бара. Моның инде үз сәбәпләре бар. Беренчедән, авылларда күбрәк өлкән буын яши, яшьләрнең күбесе шәһәргә китү ягын карый. Икенчедән, мал тотып баеп булмый, диләр. Моның өчен я фермер булып, күпләп мал тотарга, я бик хәлле булырга кирәк. Чөнки малны үстерү бик кыйммәткә төшә.
Авыллардагы бу хәлгә карата республика Хөкүмәте вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов үз фикерен белдереп, болай диде:
– Үзегез санап карагыз. Шәхси хуҗалыкта ике сыер, өч үгез асрау, шул сыерларның сөтен сату, ит тапшыру – бу бер гаилә өчен көндәлек эш. Аларны иртәдән кичкә кадәр карарга, кул белән сыер саварга кирәк. Елына күп дигәндә 270 мең сум табыш булачак. Чыгымнарны алып ташласак, 190 мең сум кала. Ә нәрсә ул 190 мең? Бу КамАЗда бер ай эшләү. Менә бөтен чынбарлык.
Заманында шәхси ярдәмче хуҗалык яшәү өчен, үз продуктыңны булдыру өчен кирәк булган вакытлар бар иде. Хәзер андый ихтыяҗ юк.
– Хәзер аз хезмәткәрләр белән максималь продукция җитештерергә мөмкин. Бу индустриаль авыл хуҗалыгы. 2030 елга кадәр территориябезне мөмкин кадәр шундый икътисад объектлары белән “тутырырга” тиешбез. Быел иң зур сөт комплексын тапшырырга уйлыйбыз. Бер бинада 3200 сыер асралачак, алардан тәүлегенә 140 тоннага якын сөт алыначак. Совет чоры белән чагыштырсак, 140 тонна – ул өч, хәтта дүрт районның колхозлары һәм совхозлары җитештергән сөт күләме. Ә монда бары бер генә индустриаль сөт фермасы шулкадәр сөт җитештерә. Безгә тагын шундый 30 ферма кирәк. Бездә инде 21 индустриаль ферма бар, аларда республикадагы барлык товар сөтенең 42 проценты җитештерелә (304 мең тоннага якын). Шундый 50 ферма бөтен республиканың ихтыяҗын “ябачак”, һәм алдагы 30 елда безгә бернәрсә дә төзергә кирәк булмаячак, – ди министр.
Бүген югары даирәләрдә авыл хуҗалыгының киләчәге шулай күзаллана. Минемчә, мал тотып баеп булмаса да, аның каравы, "үземнеке, сыйфатлы һәм файдалы" дигән ышаныч бар. Бүген мал тоткан күпләр шулай, ди.
Әйткәндәй, 18-21 март көннәрендә Уфада “Экспо” күргәзмә комплексында үтәчәк “АгроКомплекс-2025” халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумында да Башкортстанның азык-төлек брендларын үстерү, аларны халыкара базарга чыгару мәсьәләләре каралачак. Бу форум Русиядән генә түгел, бөтен дөньядан килгән авыл хуҗалыгы белгечләре белән элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек булачак.
bessonovka.pnzreg.ru
#АгроВкомплексе, #БашкирскоеЭтовкусноИполезно