Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март , 11:00

Алга, озак яшәүгә!

2025 елның 10 мартында "Башкирско-белорусское долголетие.Туризм" программасы игълан ителде. Бу хакта БР Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә игълан итте.

Алга, озак яшәүгә!
Алга, озак яшәүгә!

Беларусь Республикасына беренче тапкыр 2025 елның 24 мартында барырга ниятләнә. Ул шулай ук көмеш яшьтәге кешеләр өчен Башкортстан буйлап бер көнлек маршрутларны озайту турында да хәбәр итте.

 «Башкирское долголетие» проекты 2020 елдан гамәлгә ашырыла, максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең иминлеген һәм социаль-мәдәни үсеш дәрәҗәсен күтәрү, сәламәтлекләрен ныгыту, гомер дәвамлылыгын озайту. Бу бурычлар "Демография" милли проекты тарафыннан куелган.

«Башкирское долголетие» проектының җиде юнәлеше бар: "Сәламәтлек", "Өлкән буын кешеләрен укыту", "Туризм", «Физик культура», «Мәдәният һәм иҗат", «Ирекмәнлек һәм остазлык", «Өлкән буын гражданнарны эш белән биләү һәм керемнәрен арттыру".

Һәр шәһәр округы һәм муниципаль район өчен бушлай бер көнлек турларга квота бар. Мәсәлән, былтыр Бәләбәй районы өчен 200 урын бүленгән.

 2025 елда Бәләбәй районының тарихи һәм истәлекле урыннары буйлап 30 сәяхәт оештырырга планлаштырыла.

Үз ялыңны оештыра белү һәркемгә дә бирелмәгән, әмма тәҗрибәле белгечләрдән өйрәнү мөмкинлеге бар. Алга, озак яшәүгә!

«БИ» белешмәсе

Чтобы стать участником программы «Башкирско-белорусское долголетие. Туризм» нужно обязательно пройти регистрацию на сайте «Башкирское долголетие. Туризм».

Прием заявок на участие в проекте в 2025 году от граждан старшего поколения в возрасте от 55 лет (женщины) и от 60 (мужчины) осуществляется на сайте https://баш-белорусское-долголетие.соцтуризмрб.рф/.

Фото с сайта «Башкирское долголетие»

Любовь Иванова.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: