Җәмгыять
19 Марта 2025, 04:00

Инҗәр елгасы ташкан!

Архангель районында Инҗәр елгасында су күтәрелү нәтиҗәсендә Азау авылын су баскан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Инҗәр елгасы ташкан!Инҗәр елгасы ташкан!
Инҗәр елгасы ташкан!

Биредә яшәүче өлкәннәр әйтүенә караганда, елгада  су беренче мәртәбә  нык күтәрелгән. Урында оператив штаб төзелгән. Халыкка ярдәм күрсәтү өчен Башортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан һәм район хакимиямиятеннән 59 кеше һәм 28 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Монда барлыгы 42 йорт яны территориясен су баскан, шуларның 42сендәге йортларда 62 кеше яши. Су басуның биеклеге 1 метр чамасы.
80 кешене, шул исәптән 17 баланы, авылдан 11 чакрым ераклыкта урнашкан Озынлар авылының гомуми белем бирү мәктәбенә эвакуацияләү турында карар кабул ителде.

Урындагы эшләрне республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Идрисов һәм Архангель районы хакимият башлыгы Айрат Сәетгалин координацияли. Халыкны йөзү чаралары ярдәмендә эвакуациялиләр. Вакытлыча урнаштыру пункты оештырылган.

Бүген иртәнгә Инҗәр елгасында су кими башлаган.

Фото: "Башинформ"

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас