Авыл биләмәсе башлыгы Ильмира Ильинаның әйтүе буенча, җиде ай буе шаровкалылар үзләрендә гаилә кыйммәтләрен саклауга, арттыруга юнәлтелгән спорт һәм күмәк мәдәни чаралар уздырганнар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганнар.
Проект презентациясе барышында район вәкилләре – АМР Советы секретаре Артур Садыйков, район башкортлары корылтае рәисе Радмир Хәйруллин, Шаровка хакимияте башлыгы Ильмира Ильина, авыл Мәдәният йортының мәдәни чараларны оештыручысы Елена Михайлова Шаровка тормышы турында мәгълүмат белән урткалашканнар. Конкурс авылда яшәүчеләрнең бердәм булуын күрсәткән – алар дус, иҗади, спорт сөюче һәм җаваплы кешеләр, туган авыл язмышы, балалар киләчәге өчен җан аталар.
“Презентацияне публика алдында яклау – тәҗрибә уртаклашу өчен шәп мөмкинлек. Без башка районнарда нинди эшләр башкарылуын күрдек, үзебез өчен киләчәктә кирәк булачак файдалы, яңа нәрсәләр алдык”, – дип хәбәр итте Ильмира Мәгъсум кызы.
Конкурс нәтиҗәләре, тавыш бирүне исәпкә алып, 23 апрельдә игълан ителәчәк.
Светлана Шириня.