Җәмгыять
8 Апреля 2025, 06:00

Гаиләң зур булса, эшкә тизрәк алачаклар

Күп бала яки инвалид бала тәрбияләгән ата-аналар, гадәттә, арткарак т ибелә. Шушы гаделсезлек төзәтеләчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гаиләң зур булса, эшкә тизрәк алачакларГаиләң зур булса, эшкә тизрәк алачаклар
Гаиләң зур булса, эшкә тизрәк алачаклар

Апрельдә Башкортстанның Дәүдәт Җыелышы – Корылтай депутатлары күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча чираттагы закон проектын караячак. Сүз "Башкортстан Республикасында күп балалы гаиләләргә  дәүләт ярдәме турында"гы БР Законының 10 нчы маддәсенә төзәтмә кертү турында бара.

"Закон проекты балигъ булмаган һәм инвалид балалар тәрбияләгән күп балалы ата-аналарга эшкә урнашырга ярдәм итү максатын куя", – ди Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев. – "Республикада эш эзләүдә кыенлыклар кичергән гражданнарга вакытлыча хезмәт  урыны бирүне оештыру буенча эш бара. Күп балалы ата-аналарга шундый вакытлыча эш урыннарын тәүге чиратта бирергә тәкъдим ителә. Бәләкәй һәм проблемалы сабыйларның ата-анасына тулы кимәлдә эшләү һәм карьера үсеше бик авыр бирелә, бу аларның тормыш сыйфатында да чагыла. Вакытлыча хезмәт урыны бирү дә мондый гаиләләрнең хәлен яхшырта алачак.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас