

– Шәһәр урамнарын җыештыруга 8 техника берәмлеге, шул исәптән КАМАЗ-тузан суырткыч һәм ЗИЛ су сиптерү- юу машинасы, 11 эшче җәлеп ителде, – дип сөйләде предприятие директоры Александр Грешняков. – Юл яны участокларын чүп-чардан тазартуда безгә сөт комбинаты, "РНГ-Инжиниринг" җәмгыяте һәм башка предприятиеләр, оешмалар зур ярдәм күрсәттеләр. Без гуманитар-техник һәм медицина, механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжлары укучыларына һәм педагогларына рәхмәтлебез, алар дәррәү күмәк өмәләргә чыктылар. Шулай ук Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дә безгә ярдәмчеләр җибәрә.
Төзекләндерү буенча эшчеләр бригадалары көн саен тырышып эшлиләр. Алар арасында хатын-кызлар аз түгел. Мәсәлән, Ия Максимова предприятиедә өченче ел эшли. Ул шәһәрнең берничә үзәк урамында бордюрларны юды.
Предприятиенең бер бригадасы 21 апрельдә Войков урамндагы күперне пычрактан тазартты, чүп-чарны җыйды. Шундый ук эш Кызылармеец урамындагы күпердә дә эшләнә.
"Төзекләндерү" учреждениесе хезмәткәрләре әйтүенә караганда, быел шәһәр урамнарында бервакытта булмаганча чүп-чар күп, кыш кешеләр уйламый-нитми ташлаганнар гына. Кар эрү белән һәр тарафта күңелсез хәл күрергә була: пластик һәм пыяла шешәләр, пакетлар, башка көнкүреш калдыклары аунап ята. Ә бит бу чүп-чар чит планетадан очып килмәгән. Бу безнең балалар аяк астына кәнфит кәгазьләре һ.б. ташлыйлар. Ике адымда гына урна торса да, тәмәке төпчеген җиргә ташлаганнар белән килешәбез без. Суын яки сырасын эчеп бетеп, җиргә ташлаганнар яки машина тәрәзәсеннән ыргытканнар белән дә килешәбез.
Урамнарда һәм ихаталарда, җәмәгать территорияләрендә эше буенча чисталык һәм тәртип өчен җаваплылар гына хәстәрлек күрә, ә без теләсә кая, теләсә ничек чүп-чар ташлыйбыз икән, яшәгән җиребез бервакытта да чиста һәм матур булмаячак.
Экологик тәрбиянең гаиләдән башлануын онытмыйк. Беренче чиратта, безгә, өлкәннәргә, барлык коммуналь калдыкларны урнага, капчыкка, контейнерга озатырга өйрәнергә кирәк. Менә шул чакта үсеп килүче буын үрнәк алыр һәм уртак йортыбыз – Җир-ананы саклар.
Римма Солтанова.
Елены Петрова һәм "Төзекләндерү» учреждениесе фотолары.