Җәмгыять
27 Апреля 2025, 06:00

Чакыруга актив җавап бирделәр

Кичә, 26 апрельдә,  бөтен илдә традицион Бөтенрусия өмәсе узды Бу үз шәһәрен, поселогын һәм авылын ямьлерәк, тазарак итәргә омтылган миллиолннарча русиялеләрне берләштерүче колачлы экологик акция.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чакыруга актив җавап бирделәрЧакыруга актив җавап бирделәр
Чакыруга актив җавап бирделәр

 – Өмә – туган җир турында кайгыртуның матур үрнәге. Бу көнне без барлык битараф булмаган гражданнарны ихаталар, урамнар, җәмәгать урыннарын җыештырырга чакырабыз. Катнашыгыз! Читтә калмагыз! Тирә-ягыбызны матуррак, чистарак итик, – дип чакырды Бәләбәй шәһәре биләмәсе башлыгы урынбасары Татьяна Зубова.

Бөтенрусия акциясендә район һәм шәһәр хакимиятләренең 30 муниципаль хезмәткәре актив катнашты. Бу көнне алар Совет урамында, “Әдәбият” һәм “Спорт” скверларында агачларны акладылар.

Исегезгә төшерзәбез, “Спорт” һәм “Әдәбият” скверлары 2021 елда бәләбәйлеләрнең тавыш бирүдә актив катнашуы нәтиҗәсендә, бу объектлар “Торак һәм шәһәр мохите” – “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” милли проекты чикләрендә финанслау программасына кергәч яңартылды.

Әлеге вакытта яшәүчеләргә шулай ук яңа шәһәр киңлекләре дизайн-проектларын якларга һәм 2025 елның 12 июненә кадәр федераль акчалар исәбенә төзекләндерү объектларын ссайларга кирәк:: vk.cc/cL4EsA (Госуслуги).

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча федераль бюджеттан финансалауга дәгъва итә алачак өч җәмәгать урынын сайлаячаклар. Объектларны төзекләндерү 2026 елда башлана.

 «ГосуслугиВолонтер» кушымтасы аша тавыш бирергә ярдәм итү өчен ирекмәннәргә дә шылтыратырга була.

Тел.: 834786 5-33-88- яшьләр бүлеге

89374955913- Зарипова Ләйсан

89603935066- Сергеева Ангелина

Светлана Шириня

Фото Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимиятеннән.

Чакыруга актив җавап бирделәр
Чакыруга актив җавап бирделәр
Чакыруга актив җавап бирделәр
Чакыруга актив җавап бирделәр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас