Бәләбәй районы делегациясе составында чарада "Баженово маскировка челтәре үрүчеләр" төркеме җитәкчесе Светлана Селезнева катнашты.
Светлана Александровна "БИ"-"БХ" хәбәрчесе белән әңгәмәсендә форум һәм төбәк башлыгы чыгышыннан, шулай ук Башкортстанның башка шәһәр-районнарыннан "Атайсал" проектында катнашучылар белән аралашудан соң туган фикерләре белән уртакллашты.
Очрашу көн саен волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үргән Баженово авыл мәдәният йортында булды.
– "Ватан көче" форумы программасы бай булды.Төрле тематик мәйданчыклар эшләде. Мин "Киләчәккә күперләр төзибез" түгәрәк өстәлендә катнаштым, – дип сөйләде Светлана Селезнева. – Кызыклы башлангычлар турында форумда катнашучыларның чыгышларын кызыксынып тыңладым. СВОда катншучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә юнәлтелгән проектлар игътибарны аеруча җәлеп итте. Мәсәлән, күмертаулыларның "Җиңүне үреп!" марафоны 10 сәгать барган. 80 метрлы маскировка челтәре үрүдә 88 яшькәчә 511 кеше катнашкан
"Атайсал" проектында катнашучыларның һәрберсенең үз юнәлеше. Меценатларның берсе, әтисе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, истәлегенә фонд булдырган, шуның нәтиҗәсендә балалар Сочи, Казан, Уфага туристик экскурсияләргә йөриләр. Кемдер якташларына мәктәп һәм спорт инвентаре, стелалар эшләүдә һ.б. ярдәм итә. Тамашачылар Уфа нефть институты студентын алкышларга күмделәр, ул дүрт тапкыр республика олимпиадаларында җиңү яулаган. Башкала вузларында уку мөмкинлеге булуга карамастан, туган Башкортстанда калган һәм хәзер булачак абитуриентларны бушлай БДИга әзерли.
Безнең дә горурланырлыгыбыз бар! Приют поселогының ирекмән Айгөл Фәттахова җитәкчяелегендәге "Ярдәм үзәге"нең әйдәүче роле аркасында 2024 елның 11 сентябреннән "Баженово челтәр үрүчеләре" 165 маскировка челтәре үрделәр!. Безнең хатын-кызларыбыз, авыруларын, яшьләрен онытып, тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, көн саен станок янына җыелалар һәм догалар укый-укый, СВОда катнашучылар өчен саклану челтәрләре үрәләр. Озак көтелгән җиңүне якынайтуга бу безнең өлешебез!
Баженоволылар урындагы төркемнәрдә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар йөкләр җыю турында чакыруларга тиз җавап бирәләр. Бүген биләмәдән алты кеше СВОда катнаша. һәлак булан өч яугир арасында безнең актив ирекмән, хезмәт ветераны Иван Васильевич Ивановның улы бар. Күптән түгел аның оныгы, СВО яугире, килде. Аның ирекмәннәрнең кул белән үргән челтәрләре фабрикада эшләнгәннәреннән яугирләрне күпкә ышанычлырак каплый дигән сүзләре безне шатландырды һәм илһамландырды.
Бәләбәй районында зур һәм бәләкәй эшләр (экология акцияләре уздыралар, обеликслар һәм стелалар төзиләр, мәктәпләргә, мәчетләргә һәм чиркәүләргә ярдәм күрсәтәләр) белән туган илгә ярдәм итүче кешеләр аз түгел. Мәсәлән, безнең Баженово авылында берничә ел "Безнең яшьлек" иҗтимагый төркеме актив эш алып бара, аның башлангычында Игорь Смирнов тора, туган авылда часовня төзегән, Красноярскида яшәүче Евгений Родионовның классташы ул. "Безнең яшьлек" төркеменә кергән яшь чакларындагы дуслар – инде пенсионерлар быел яз часовня һәм чишмә янында берничә өмә үткәрделәр: түтәлләр ясадылар, агачлар, үсентеләр утырттылар, су өчен сыешлык муйдылар. Күптән түгел кайтып киткән Юрий Дементьев Төньяктан биләмәне матурларга матур өч кедр агач алып кайтты.
Республика башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, "Атайсал" проекты дүрт елда кече туган иленә, илгә файда китерергә теләгәннәр өчен гомуммилли хәрәкәткә әйләнде. Безнең һәрберебез – шушы хәрәкәтнең бер өлеше. Аның төп бурычы – буыннар бәйләнешен ныгыту, иҗади эшләре белән туган җиренә яратуын исбатлап торган кешеләр мисалында яшьләрне тәзрбияләү. Яшь буын иң бәләкәй эштән җашлый алар һәм шулай кирәк дип уйлыйм, бу – туган урамыңны ихатаңны чиста һәм тәртиптә тоту, көндәлек тормышта өлкәннәргә ярдәм күрсәтү.
Килешегез, илсөярлек, изгелек һәм мәрхәмәтлек күрсәтү өчен тормышта сәбәпләр күп!
Фото С. Селезневаның гаилә альбомыннан.
С. Селезнева беренче рәттә сулдан өченче