Җәмгыять
5 Июня 2025, 10:00

Фотогаепләү. Каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданнары – шәһәр кешеләре йөзе ул!

Барыбыз да чиста, ямьле шәһәрдә яшәргә телибез, кызганычка күрә, бөтен кеше дә чисталык һәм тәртипнең һәрберебездән башлануын аңламый. Фатирын һәм ихатасын җыештырып, хан  заманыннан калган, кирәкмәгән әйберләрен шәһәр кешеләре контейнер мәйданнарына ташлыйлар, һәм мондый очраклар күп. Алар хәтта зур, җиһаз кебекләрен сүтеп, әйбәтләп өеп тә куймыйлар, ә срогы чыккан дарулар, пыяла, кешеләр һәм хайваннар өчен хәвефле, очлы әйберләр- бәләкәй чүп-чарны төреп, ТКО өчен контейнерга салырга да  иренәләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Фотогаепләү. Каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданнары – шәһәр кешеләре йөзе ул!Фотогаепләү. Каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданнары – шәһәр кешеләре йөзе ул!
Фотогаепләү. Каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданнары – шәһәр кешеләре йөзе ул!

Редакциягә хатларында "Минем шәһәрем" идарәче компаниясе хезмәткәрләре нәкъ шундый мисал турында сөйли. Без алардан алган фотоларда Волгоград урамындагы 13/1 күпфатирлы йорт янындагы контейнер мәйданчыгында ямьсез күренеш төшерелгән.

 – Революционерлар урамындагы 30нчы йортның 7 нче фатирында яшәүче, артык әйберләреннән котылып, аларны контейнер мәйданчыгына, аның янына  тараткан: дарулар, лезвийлар, көнкүреш чүп-чары, җиһаз... Мастерның искәртүенә ачуланып җаывап бирде, – дип сөйләделәр идарәче компаниясе хезмәткәрләре.

Ирексездән сорау туа: "Ни өчен күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең  үзләренә каты көнкүреш калдыклары һәм эре габаритлы әйберләр җыю өчен мәйданчыклардан файдалану кагыйдәләрен бозучыларны кисәтмәскә?" Бер йортта яшәгән кешеләргә коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләренә караганда мондый фактларны күзәтү-күрү җиңелрәк бит. ТКО җыю мәйданнарының шәһәр кешеләре йөзе икәнен онытмыйк!

Римма Солтанова әзерләде.

Фото "Минем шәһәрем" идарәче компаниясе.

 

Фотогаепләү. Каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданнары – шәһәр кешеләре йөзе ул!
Фотогаепләү. Каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданнары – шәһәр кешеләре йөзе ул!
Фотогаепләү. Каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданнары – шәһәр кешеләре йөзе ул!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас