

“Изгелек чиксез” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге” автономияле коммерциягә карамаган оешмасында (АНО) (аңа быел ун ел тула) 78 социаль хезмәткәр эшли. Алар көн саен Бәләбәй, Ярмәкәй районнарында һәм Октябрьский шәһәрендә 1350дән артык өлкән кеше һәм инвалидлар турында хәстәрлек күрәләр.
Күп социаль хезмәткәрләр күпьеллык тәҗрибәгә ия. Надежда Варенцова (Өсән-Ивановка авылы) һәм Ризида Габдрахимова (Приют поселогы) бу һөнәргә 30 елдан артык гомерләрен багышлаганнар! Ира Романова (Сосновый Бор ав.), Людмила белән Наталья Сергеевалар (Приют проселогы), Светлана Маракулина ( Баженово ав.), Елена Латыйпова (Знаменка ав.) – 20 елдан артык. Бу кешеләр бай тормыш тәҗрибәсенә һәм күңел җылысына ия.
Марина Байтимерова, Оксана Бакиева, Лилия Шәмсетдинова һәм Светлана Семенова (Бәләбәй ), Татьяна Пыжьянова һәм Наталья Шагапова (Өсән-Ивановка ав.), Рәмилә Харрасова (Мәтәүбаш ав.) социаль өлкәдә 15 елдан артык эшлиләр. Лия Кирьянова һәм Татьяна Батталова (Бәләбәй), Альбина Макарова (Ключевка ав., Гусаркино ав.), Нәсимә Аверьянова (Баженово ав.),Татьяна Шәймәрданова (Аккаен ав.), Руфина Петрова (Яңа Семенкино ав.), Оксана Гордеева (Югары Чубукаран ав.), Светлана Хамкова (Веровка ав.), Рәгинә Арсланова (Мәтәүбаш ав.) ун елдан артык социаль хезмәткәр булып эшлиләр. Әлеге һөнәрмәннәр мактаулы исемнәр һәм карьера үсеше өчен түгел, алар үз эшләрен яратканга бу һөнәрне сайлаганнарын исбатладылар инде.
Регина Пименева һәм Татьяна Жаринова (Бәләбәй), Ирина Павлова һәм Ольга Сергеева (Приют ), Светлана Ванюшина (Өсән-Ивановка ав.), Лариса Дмитриева (Аделькино ав.), Надежа Максимова (М. Горький ис. токымчылык заводы үзәк усадьбасы ав., Шаровка ав.), Мария Никитина (Ермолкино ав.), Альвина Салихова (Яңа Сарай ав.), Алена Аверьянова (Байморза ав.) социаль өлкәдә икедән биш елга кадәр хезмәт куялар. Бу яшь белгечләр үз тәрбияләнүчеләренең ышанычын яуларга һәм чын дуслары булырга өлгерделәр дә инде.
Әле күптән түгел эшли башлаганнар да бар, алар – Роза Харрасова (Бәләбәй), Фәридә Бәйрәмова (Аксаков ав.), Елена Котова (Малиновка ав.,Скобелевка ав.) .Алар һәрвакыт караучыларына ярдәмгә ашыгалар, аларның тормышын җиңеләйтергә тырышалар.
Социаль хезмәткәрнең эше – азык-төлек һәм дарулар сатып алу гына түгел. Ул – ризык әзерләү, җыештыру, саф һавада һәм медицина учреждениесенә озатып йөрү һ.б. гыйбарәт көндәлек хәстәрлек.Соцхезмәткәрләр постельдә ятканнарны карыйлар, өлкән кешеләрне социаль проектларга җәлеп итәләр, актив яшәү рәвеше алып барырга булышалар.
Социаль хезмәткәрләр көне алдыннан күп тәрбияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре үз ярдәмчеләренә чиксез рәхмәт белдерәләр. “Социаль хезмәткәрләр безнең өчен иң якын кеншгеләр”, – диләр алар. Бу сүзләр – көн саен җылылык һәм хәстәрлек бүләк итүчеләргә иң яхшы бүләк.
Әгәр сезгә яки якыннарыгызга социаль хезмәткәр ярдәме кирәк икән, сез
“Изгелек чиксез” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге” оешмасына мөрәҗәгать итә аласыз. Адрес: Бәләбәй, Войков урамы, 105.Тел.: 8 (347 86) 5-33-30.
Регина Фәизова әзерләде. Фотолар “Изгелек чиксез” үзәгеннән.