30 июньдә һәр атналык оператив киңәшмәдә, ә аны республика башлыгы Радий Хәбиров уздырды, “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” программасы буенча төзекләндерү объектлары өчен Бөтенрусия тавыш бирүгә йомгак ясадылар.
Республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова, тавыш биръ 2025 елның 21 апреленнән 12 июненәчә үтте, дип хәбәр итте. Анда 770 кеше катнашты. Ил буенча төзекләндерү объектлары өчен барлыгы 16,5 млн русияле тавыш биргән.
Республика яшәүчеләре тавыш биреп 2025 елда ачыкланган объектлар арасында – Бәләбәйдә Интернационал урамы (Ленин урамыннан Әмиров урамына кадәр) һәм Приют бистәсендә “Яшьләр” скверы.
Тавыш бирү йомгаклары буенча барлыгы 144 җәмәгать киңлеген җиңүче итеп таныганнар. Аларны төзекләндерү буенча эшләр 2026 елга планлаштырыла, шушы максатка федераль бюджеттан 1 млрд сумнан артык акча бүләчәкләр.
2025 елда төбәктә 164 объектны яңартачаклар – 94е “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” программасы кысаларында, 70 – республика, урындагы бюджетардан финансланачак һәм бюджеттан тыш акчалар исәбенә башка программалар буенча.
– Республикада яшәүчеләр чыннан да төзекләндерү мәсьәләләренә җәлеп ителгән. Бу үтәлгән эшләр барышын контрольдә тотуда да күренә, – диде Радий Хәбиров. – Әлеге программа аркасында без яшәү пунктларыбызның күпсанлы “авырткан җирләрен” хәл итәбез. Моның белән актив шөгыльләнүне дәвам итәчәкбез.
Укучыларның исенә төшерәбез, ФКГС программасы кысаларында Бәләбәйдә Әмиров урамында “Новаторлар бульвары” проектын тормышка ашыру эше дәвам итә. Коммунистик белән Кызылармеец урамнары киселешендә Совет урамына караган территория төзекләндерелде, “Кино дөньясы” кинотеатры артында спорт мәйданчыгы җиһазланды, “Борынгы шәһәр” үзәге биләмәсе һ. б. яңартылды.
Светлана Шириня әзерләде.