

Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда Башкортстан Республикасының исемле подразделениеләре байракларын тапшыру тантанасы узды.
Ватанны саклаучылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен яклау елында республикада илсөярлек марафоны игълан ителде, аның кысаларында МХО зонасында хәрби бурычларын үтәүче исемле подразделениеләрнең байраклары һәр муниципалитетта булып чыгачак һәм 9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, Башкортстанның башкаласына кайтачак.
Тантанада катнашучыларны, ветераннар оешмалары һәм яшьләрнең патриотик хәрәкәтләре вәкилләрен Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский, хәрби комиссар подполковник Валерий Шәрифуллин, Бәләбәй районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Александр Смородин һәм Русия Герое Степан Беловның әнисе Тамара Белова сәламләделәр.
– Туган илебез өчен, ил өстендә аяз күк өчен гомерләрен биргәннәр алдында без мәңге бурычлы. Бу бурычны мәңгелек истәлек һәм алар батырлыгына ихтирам белән кайтарырга кирәк. "Батырлык һәм намус" марафоны халык һәм армиянең, кем тылда, ә кем алгы сызыкта көрәштә, шуларның бердәмлдеген күрсәтә. Мондый илне җиңү мөмкин түгел! – Бәләбәй районы хакимияте урынбасары Александр Смородин шундый телмәр белән чыкты.
"Яшьтәш" учреждениесенең "Бөркет" хәрби-патриотик клубы "Юнармия" тәрбияләнүчеләре республиканың исемле ирекле формированиеләре байракларының 20 күчермәсен Октябрьский шәһәренә тапшырдылар.
Алсу Фәизова әзерләде.
Елена Коченкова фотосы.