

Страховка компаниясе хезмәткәрләре дип белдереп, явыз ниятлеләр электрон страховка полисы оформить итәргә тәкъдим итәләр. Шуннан соң ялган хезмәткәрләрдән шылтыратулар башлана. Алар бөтен шәхсән мәгълүматлар мутлашчыларга китәргә мөмкин дип хәбәр итәләр. Аннары аларга Үзәк банктан шылтыратулар килә башлый, янәсе саклыктагы акчаларны коткарырга кирәк. Мутлашучылар алганчы үзаллы “контрзайм” алырга.
Шулай итеп, әнисе белән кыз мутлашучыларга 5,5 миллион сум акчаларын тапшыралар, 4 миллионы үз акчалары, 1,5 миллион– гомум займ акчасы.
Банклар, дәүләт хезмәтләре, ФСБ һ.б. мобильле телефон номеры буенча шылтыратмыйлар,мессенджерлар аша мөрәҗәгать итмиләр! Рәсми оешмалар бервакытта да акча күчерүне яки “акча саклар” өчен кредит алуны үтенмиләр.
“Уяу һәм сак булыгыз – таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Мутлык түгелме дип аз гына шикләнсәгез дә полициягә мөрәҗәгать итегез. Исегездә тотыгыз, акчагызның хәвефсезлеге – сезнең кулда!, – дип искә төшерделәр хокук саклаучылар.
Светлана Шириня әзерләде.