Җәмгыять
15 Июля 2025, 06:00

Бөлгенлеккә юл куймас өчен

Бәләбәйнең “Гаилә” районара үзәге “Гаилә остаханәсен булдыру” инновацион социаль проектлар конкурсында җиңү яулады һәм Балаларны яклау фонды грантын алды

Добавить в предпочтительные источники Google
Бөлгенлеккә юл куймас өченБөлгенлеккә юл куймас өчен
Бөлгенлеккә юл куймас өчен

Фонд проектларын үтәү учреждениегә керемнәре аз булган балалы гаиләләрне социаль яклауны үстерү, шулай ук  эчкегә бәйле ата-аналарның  үз бурычларын үтәүне тернәкләндерү программаларын тормышка ашыру эшчәнлеген киңәйтү мөмкинлеге бирә.

Проектлар мондый бурычларны чишәргә ярдәм итә:

 – түбән керемле гаиләләрне  азайту өчен нәтиҗәле социаль практикларны үсерү һәм мондый гаиләләрдә балаларның тормыш шартларын яхшырту;

 – башлангыч һөнәри күнекмләр булдыру һәм финанс грамоталылыгын күтәрү юлы белән  балаларда яшәү рәвеше буларак  ярлылыкны кабатлауны булдырмас өчен  шартлар тудыру;

 – конструктив гаилә бәйләнеше булдыру, балалар-ата-аналар мөнәсбәтләрен ныгыту;

 – продуктив гаилә эшчәнлеге тәҗрибәсен үстерү;

 –  балаларның гамәли хезмәт күнекмәләрен үзләштерүе.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында киез басу, флюид-арт, пластилинография кәсепчелек юнәлешләре буенча “Үзем ясыйм” гаилә остаханәсе ачу ниятләнә.

50дән артык балалы гаиләгә ярлылыкны җиңүүгә булышлык итүче үз мөмкинлекләрен аңлау җәһәтеннән ярдәм күрсәтеләчәк.

Гаилә остаханәләре эшчәнлегенә теләге булган 30 кеше җәлеп ителәчәк.

Учреждение белгечләре  гаилә остаханәсе булдыру буенча проект чараларын тормышка ашыруны тәэмин итәчәк, һөнәри компетенцияләрне күтәрәчәк.

Проект 2025 елның сентябрендә башлана һәм 2026 елның декабрендә тәмамлана.

 

Н. Лаврова, “Гаилә үзәге” директоры

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас