

– "Ритм" гаилә торак кварталын төзүдә фатирлар дизайнында гына түгел, җәмәгать киңлекләрен коруда да инновацион алымнар һәм яңа трендлар файдаланыла, – дип сөйләде подря д оешмасы вәкиле Андрей Котов. – Яшәүчеләргә уңай булсын өчен секцияләрнең һәрберсендә ике яктан керү каралган. Классик күңелсез подъездлар урынына биек түшәмле, панорама витражлы пыяла куелган иркен холлар эшләнәчәк. Һәр секциядә пассажи р һәм йөк лифтлары кую планлаштырылган.
Биек бу йортта торакның төрлесе каралган: ямьле, компактлы студияләрдән алып иркен өч бүлмәле фатирларга кадәр. Лоджияләргә чыгу да икенче төрле. Фатирларда түшмнәрнең биеклеге 2 метр 70 сантиметр тәшкил итәчәк, бу да торакларның уңайлылыгын арттыра. Фатирлар арасында кирпеч стена калынлыгы 40 сантиметр тәшкил итә. Заманча технологияләр яшәүчеләргә югары хәвефсезлек тәэмин итәчәк: йорт акыллы контроль һәи видеокүзәтү системасы белән җиһазланачак.
– Йортның отышлы урнашуы аркасында тәрәзә, лоджиялар һәм террасалардан ике яктан да хозур урманнар күренеп торачак, – дип дәвам итте Андрей Николаевич. – "Ритм" торак комплексы биләмәсендә уңайлы автомобиль парковкасы булачак. Яшь бәләбәйлеләргә заманча уен мәйданчыгы һичшиксез ошаячак. Актив яшәү рәвеше алып баручылар өчен ихатада иркен спорт зонасы каралган, киләчәктә анда хәтта ихаталар ярышлары оештырып булачак. Биләмәне газоннар, төрле яшеллек бизәячәк.
Иң мөһиме, "Кипич Холдинг" җәмгыяте яңа объектны файдалануга тапшырганнан соң, йортка идарә итүне үзенә ала. Үз идарәче компанясе яшәүчеләрнең бөтен үтенечләренә тиз җавап бирәчәк. Фатирларга урнашуның башлангыч этабында урнашучыларны озатып йөрү өчен махсус "Хәстәрлек хезмәте" оештырылган. Мондый кире бәйләнешнең нәтиҗәлелеген Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләрендә "Кирпич-Холдинг" салган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр югары бәяләргә өлгергәннәр дә инде. "Ритм" гаилә кварталында комфортабельле торак сатып алырга телгәннәр арасында төрле категориягә караганнар бар. Йорт салучы алар арасында төрле акцияләр уздыра. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен аерым ташламалар каралган.
Төзелүче торак бәясе һәм аны түләү вариантлары турында тулырак төзелеш компаниясе офисында белергә була, адресы: Бәләбәй, Кызыл урам, 134, белешмәләр өчен телефон: 8 999 742 6111, шулай ук компаниянең рәсми сайтында да белергә мөмкин.
"БХ" белешмәсе
"Кирпич Хлолдинг" йорт салчы" җәмгыяте Башкортстанда иң эре керамик кирпеч җитештерүче һәм әйдәүче йорт салучы.
Русия икътисади үсеше министрлыгы 2024 елда компанияне "Бәләбәй" алдан үсүче резидент реестрына кертте. Бәләбәйдә торак квартал төзү проекты 2024-2028 елларда тормышка ашырылачак. Инвестор 2025 елда ук елына 10 мең кв.м. проект куәтенә чыгарга ниятли.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотосы