

“Көмеш” яшьтәгеләр өчен проект Радий Хәбировның тәкъдиме белән 2023 елда эшли башлады. 2023-2024 елларда өч меңгә якын кеше катнашты.
Белоруссиядә Башкортстан туристлары программасы – Минскиның борынгы гыйбадәтханәләрен һәм музейларын карап йөрүдән алып, “Мир – Несвиж” экскурсия сәфәрендә ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы белән танышуга кадәр.
Бүгенгә аны 500дән артык кеше күреп канәгатьләнү тойгысы алган.
Быелгы соңгы җәйге тур 29 августка планлаштырылган – төркемнәр туплау тәмамланган да инде.
Сардэчна запрашаем у Беларусь!