

Башкортстан Иҗтимагый палатасы советы карары буенча, конкурста катнашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, заявкалар бирү срогы 2025 елның 20 августына кадәр озайтылды.
Әлегә конкурс комиссиясенә 170 заявка килгән. Бүләкләү церемониясе 2025 елның октябренә планлаштырылган.
Конкурс тәгълиматында конкурс заявкаларын бәяләүнең өч критерийсы каралган: конкурста катнашучының балалар тәрбияләүгә өлеше, җәмәгать, ирекмәнлек эшмәкәрлегенә өлеше, һөнәри, хезмәт эшчәнлегендә казанышлары, гаилә кыйммәтләре үсешенә өлеше.
Конкурста катнашучыга https://clck.ru/3MJyoD сылтамасы буенча анкета-заявка тутырырга кирәк.
Өстәмә мәгълүмат телефоннан: +7 (347) 280-82-36.