Җәмгыять
30 Июля 2025, 06:00

Тармак яңалыклары белән таныштылар

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа районында 25 июльдә узган “Басу көне-2025” республика гыйльми-практика  семнарында урып-җыю кампаниясенә  старт бирде.

title
Тармак яңалыклары белән таныштыларТармак яңалыклары белән таныштылар
Тармак яңалыклары белән таныштылар

Аграр форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, ул урак чорында 4190 комбайнның басуларга чыгуын билгеләде, бу былтыргыдан 80гә артык.

Төбәк җитәкчесе республика арытаба да агарийларга ярдәм күрсәтәчәк, шул исәптән авыл хуҗалыгы машиналары һәм корылмалары сатып алуга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү буенча йөкләмәләрен үтәячәк дип ышандырды. Радий Хәбиров техника паркын яңарту белән актив шөгыльләнгән муниципалитетларга, КФХ һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыкларына рәхмәт белдерде.

Бәләбәй районында бу мәсьәләгә җитди  игътибар бирелә. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматына караганда, район хуҗалыкларында 2025 елда җәмгысе 62 млн сумга 23 яңа техника берәмлеге һәм корылма сатып алганнар.

 – Ачык һава астында без АПК өлкәсендәге алдынгы казанышлар: авыл хуҗалыгы техникасының иң яңа үрнәкләре, үсемлекчелектә һәм терлекчелектә инновацион технологияләр, шулай ук туфрак эшкәртүнең, үсемлекләрне саклауның алдынгы ысуллары беклән таныштык. Республиканың башка районнарыннан хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклаштык, технологиягә яңа карашны өйрәндек, авыл хуҗалыгы производствосының нәтиҗәлелеген күтәрү өчен аларны безнең районда да кертеп була, – дип бәян итте, “Басу көне”ндә Бәләбәй делегациясенең  катнашуын йомгаклап район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев.

Республика семинары кысаларында “Трактор-шоу” һөнәри осталык конкурсы узган. Бәләбәй районыннан төбәкнең иң яхшы механизатлары ярышында Сергей Николаевич Яковлев (“Северная Нива Башкирия” җәмгыяте) катнашкан. Безнең якташ призлы урын яуламаган, әмма конкурс биремнәрен лаеклы үтәгән.

Римма Солтанова әзерләде.

 В. Усаков фотолары.

Тармак яңалыклары белән таныштылар
Тармак яңалыклары белән таныштылар
Тармак яңалыклары белән таныштылар
Тармак яңалыклары белән таныштылар
Тармак яңалыклары белән таныштылар
Тармак яңалыклары белән таныштылар
Тармак яңалыклары белән таныштылар
Тармак яңалыклары белән таныштылар
Тармак яңалыклары белән таныштылар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас