Җәмгыять
10 Августа 2025, 06:00

Күп йортлар, сарайлар төзелгән, ташлардан чәчәкләр үрелгән...

Русиядә августта йола буенча Төзүчеләр көнен билгелиләр. Ил халкының шактый зур өлеше икътисадның иң мөһим тармакларында мәшгуль. Барыннан да элек кем төзелеш мәйданында  эшли, бу шуларның бәйрәме, алар: ташчылар, штукатурлар, буяучылар, механизаторлар, шулай ук бригадирлар һәм прораблар, участоклар начальниклары. Нәкъ менә аларның җиңел булмаган хезмәте аркасында яшәгән урыннарда яңа йортлар, социаль һәм башка объектлар барлыкка килә. Югары һөнәрилеге өчен Башкортстан Республикасының, төбәк Төзүчеләр берлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән ташчы Влас Иванов төзелеш тармагында егерме дүрт ел эшли. Һөнәри бәйрәм хөрмәтенә  "Стронег" җәмгыятенә караган "Строй-Дом" җәмгыятенең иң яхшы хезмәткәрләренең берсе БР Төзелеш һәм архитектура министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләнгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Күп йортлар, сарайлар  төзелгән, ташлардан чәчәкләр үрелгән...Күп йортлар, сарайлар  төзелгән, ташлардан чәчәкләр үрелгән...
Күп йортлар, сарайлар төзелгән, ташлардан чәчәкләр үрелгән...

"Йортлар салганда чәм-дәрт били"

Ташчы Влас Иванов, 2013 елдан башлап, Бәләбәйдә күпфатирлы 12 йорт салуда катнашкан. Әлеге вакытта Революционерлар урамында "Стронег"җәмгыятенең "Строй-Дом" җәмгыяте төзегән торак бнаның тугызынчы катында кирпеч стеналар салу белән шөгыльләнә.

Влас Григорьевич һөнәрчелек-техник училищесын тәмамлагач, бетончы, монтажчы булып эшләгән, ә аннары өлкән абыйсыннан күреп ташчы булган. Һәм менә чирек гасыр диярлек йортлар һәм башка объектлар төзи.

– Минем өчен мастерок туган эш коралына әйләнде, ләкин шәхси тәҗрибә белән генә әллә кая китеп булмый. Төзелештә командада эшли белергә кирәк. Ә без моны булдырабыз. Безнең бригада – тату, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмгә киләбез, – дип уртаклашты Влас Иванов.

Революционерлар урамында яңа торак комплексын төзүдә әле "Строй-Дом"ның 48 хезмәткәре, шулай ук инженерлык инфраструктурасын үткәрү белән шөгыльләнүче подряд оешмаларыннан 20дән артык белгеч эшли, бу комплекс тугыз катлы дүрт секциядән торачак.

 – 84 фатирдан һәм коммерция өчен биналардан торган беренче секциянең нигезен без былтыр апрель аенда салдык. Бу секцияне ел ахырына кадәр файдалануга тапшырырга ниятлибез. Әле бинаның тугызынчы катында кирпеч стеналар төзелә, шулай ук парапет корылма эшләнә. Сигезенче катта –  штукатур эшләре, ә бишенчедә  идәннәрне ярымкоры тарттыру эше бара. Подряд оешмалары  су белән тәэмин итүче, су бүлү, җылылык һәм электр белән тәэмин итүче тышкы  челтәрләрне йортка китерү белән шөгыльләнәләр. Яңа объектта электр подстанциясе корылып куелган. Шулай ук казанлыкка һәм күпфатирлы йортның икенче секциясенә нигез салына, – дип сөйләде төзлеш фирмасы идарәчесе Алексей Кузьмин.

Биредә без  штукатур-маляр Алеся Агеева белән дә сөйләшә алдык, ул тармакта 23 ел эшли икән. Бу тыйнак, аз сүзле ханым да һөнәри бәйрәм һәм "Стронег" җәмгыятенең 90 еллыгы хөрмәтенә БР Төзелеш һәм архитектура министрлыгының Рәхмәт хат ы белән бүләкләнгән

 – Шәһәр буйлап атлаганда үз кулларың белән төзелгән йортларны күрү шундый күңелле. Миңа  Надеждино авылында Аксаковлар гаиләсенең йорт-музеен салуда да катнашу бәхете тиде, – дип сөйләде Алеся Владимировна.

Төзүчеләр – аерым чыныгу алган кешеләр. Алар эссе кояш астында да, салкыннарда да сыйфатлы эшли  беләләр. Үзенең иҗади-барлыкка китерү һөнәрен яратуының серен ташчы Влас Иванов елмаеп аңлатып бирде:

 – Белсәгез иде, йортлар салганда нинди дәрт-дәрман, чәм биләп ала! Тизрәк бер объектта эшне төгәлләп, икенчесенә күчәсе килә. Безнең шәһәребез елдан-ел үсә, матурлана, бу шәп бит! Монда минем дә өлешем булганга, якыннарым минем белән горурланалар!

"БХ" белешмәсе

"Стронег" акционерлар җәмгыяте 90 еллык тарихында  Башкортстанның көнбатыш районнарында, шулай ук Бәләбәй районында да, сәнәгать, социаль объектлар, торак фонды төзүгә зур өлеш кертте.

Илдә барган үзгәрешләр барышында составына безнең күренекле "Шкаповнефтестрой" да кергән предприятиенең исеме күп тапкырлар алышынды. Ләкин аның иң төп кыйммәтләре: сыйфат, ышанычлы булу, җаваплылык, ачыклык, яхшы традицияләрне саклау һәрвакыт үзгәрешсез  кала килә.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотолары.

Күп йортлар, сарайлар  төзелгән, ташлардан чәчәкләр үрелгән...
Күп йортлар, сарайлар  төзелгән, ташлардан чәчәкләр үрелгән...
Күп йортлар, сарайлар  төзелгән, ташлардан чәчәкләр үрелгән...
Күп йортлар, сарайлар  төзелгән, ташлардан чәчәкләр үрелгән...
Күп йортлар, сарайлар  төзелгән, ташлардан чәчәкләр үрелгән...
Күп йортлар, сарайлар  төзелгән, ташлардан чәчәкләр үрелгән...
Күп йортлар, сарайлар  төзелгән, ташлардан чәчәкләр үрелгән...
Күп йортлар, сарайлар төзелгән, ташлардан чәчәкләр үрелгән...
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас