

Республика Санлы үсеш министрлыгында аныклаганча, ташлама 1 сентябрьдән 31 майга кадәр гомум белеми бирү оешмаларында һәм 1 сентябрьдән 30 июньгә кадәр - ссузларда һәм югары уку йортларында укучылар өчен гамәлдә. Аннан, таксидан тыш, шәһәр һәм шәһәр яны транспортында файдаланырга мөмкин.
Моның өчен "МИР", "Алга" яисә мәктәп укучысы карталары кирәк.
- Социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон формага күчерү, шулай ук яңа сервислар булдыру - "Мәгълүматлар икътисады" гомумдәүләт проектының төп бурычларының берсе, - дип шәрехләде ведомство башлыгы Геннадий Разумикин.
Фото: bashinform.ru