Аеруча Бәләбәй районыннан 65 яшьлек ир- кеше белән булган хәл күңелсез. Ул үзен элемтә операторы хезмәткәре дип таныткан телефон алдакчысының корбаны була. Җинаятьче смс-хәбәр кодыннан файдаланган һәм пенсионерның якынча ике миллион ярым сум урлаган.
Уфадан 89 яшьлек хатын-кыз интернет-провайдерның ялганчы вәкилләре хәйләсенә эләккән. Ул ярты миллион сум акчасын югалткан. Аңа шалтыратып, килешүне озайту кирәклеге турында хәбәр итәләр, ә соңрак мөмкин булган махинацияләрдән саклану өчен акчаны «куркынычсыз счетка» күчерергә күндерделәр.
38 яшьлек Уфа кызы инвестиция кертемнәре аша тиз акча эшләү өмете белән мавыга. Ул тиешле платформада теркәлгән һәм миллион сум керткән. Әмма тиздән аны финанс пирамидасына тартуларын аңлый. Вәгъдә ителгән түләүләрне ул алмый. Ә брокерлар элемтәгә чыгудан туктый.
Тагын бер зыян күрүче – Уфадан 73 яшьлек пенсионер. Ул "хәвефсез счетка" акча күчереп, миллион ярымнан артык сум югалткан.
Мисалларны тагын китерергә була.
Полиция хезмәткәрләре гражданнарны таныш булмаган кешеләр белән аралашканда уяу булырга чакыра.
Сак булыгыз, мошенникларга үзегезне алдарга ирек бирмәгез!
Елена Петрова фотосы