Социаль-психологик ярдәм үзәге психологлары хатын-кызлар өчен «Тыныч булырга , бары тик тыныч булырга»тренингы әзерләгән. Максаты – булачак әниләргә яңа яшәү рәвешенә җайлашу, үз рольләрен кабул итъ һәм бала табуга әзерләнүгә ярдәм итү.
Белгечләр хис-кичерешләр белән ничек идарә итәргә, дулкынлану һәм тискәре кичерешләрне ничек кичерергә кирәклеге турында сөйләделәр.
Моннан тыш, яшьләр башлангычларын үстерү үзәге хезмәткәрләре «Могҗиза көткәндә» осталык классы үткәрделәр. Һәр катнашучы киләчәктә үз баласының УЗИ фотосын урнаштырачак истәлекле открытка эшләде.
Бала тудыру йортындагы бу чара ана һәм балага карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Ул шулай ук ананың уңай образын популярлаштыруга һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга булышлык итте. Алсу Фәизова әзерләде.
Фотолар «Яшьтәш" учреждениесеннән.