Аның белән поселок кибете янында очрашалар. Журналистлар юынырга һәм су алырга туктаган була.
Шул вакытта эндуро-мотоциклда сугышчы килеп җитә һәм мотоцикл битлеген сала. Иҗади төркемне озатып йөрүче Музей» позывнойлы хәрби-сәяси эш буенча командир урынбасары аны позывное буенча «Керхер» дип таныштыра.
"102 нче төбәк! Сез каян һәм кая?" – дип елмаеп сорый сугышчы.
Әңгәмә барышында ачыкланганча, "Керхер" МХО зонасында 2022 елдан өлкән атучы вазифасында хезмәт итә. Мобилизациягә кадәр заводта монтажчы булып эшли, коткаручылар отрядында исәпләнгән. Өлешчә мобилизация игълан иткәндә, аңа 25 яшь булган.
– Ул чагында әле күптән түгел генә хезмәттән кайткан идем, инде – икенче повестка дигән уй килде. Булса була инде. Озак җыенмадым. һәм мин яңадан хәрби формада, – дип уртаклашты Керхер.
Аның сүзләренә караганда, фронт тормышы үзенчә бара, әйе, хезмәтнең беренче көннәре гади булмаган, әмма Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәр тиз күнеккән һәм өч ел эчендә дошманга Россия Кораллы көчләренең куәтен күрсәткәннәр.
-– Без гаиләбез һәм туган йортыбызның кадерен ныграк белә башладык. Минем кызым туды. Аңа хәзер яшь ярым. Көн саен, сәгать саен балам турында уйлыйм. Сөйгәннәр турында уйлау сагыш түгел, шатлык тудыра. Өйгә ялга кайту – зур вакыйга. Дуслар хезмәт турында сөйләвемне сорыйлар. Ә нәрсә сөйләргә? Бу темадан качарга тырышам. Бурыч бер – җиңүгә ирешү һәм әйләнеп кайту, – дип сөйли Керхер.
Сугышчы сөйләвенчә, МХО зонасына аның әтисе һәм кайнатасы еш килә икән. Ир-атлар фронтка Бәләбәй районы кешеләреннән гуманитар ярдәм китерәләр. Хатынының әтисе исәбендә 20дән артык сәфәр. Гуманитар ярдәмне ул МХО башыннан ук ташый башлаган. Ә 2022 елның көзендә ирекмәнлек эшенә Керхерның әтисе дә кушылган.
"Минем якыннарым Луганскида да, Донецкида да булдылар. Белгородка да ярдәм илттеләр. Кыскасы, аларның маршруты якташларыбыз хезмәт иткән бөтен линия буенча уза. Миңа вакыт! Очрашканга кадәр, якташлар! " – диде Керхер, һәм тимер аты аны заданиегә алып китте.
Мила Любченко. Эдуард Күчәрбәков фотосы.