Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь , 11:00

Гөрләп торды бәйрәм ярминкәсе!

Яшел базар иртәдән үк Бәләбәй халкын шашлык  исләре һәм күңелле музыка белән  үзенә чакырып торды. Биредә күркәм йола буенча Республика көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе узды.  

Гөрләп торды бәйрәм ярминкәсе!
Гөрләп торды бәйрәм ярминкәсе!

Бәләбәй, Бишбүләк, Миякә, Туймазы районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, фермерлары һәм халкы үз җирләрендә үстерелгән мул уңышны сату мөмкинлегенә ия булдылар. Сатучылар продукциянең төрлелеге һәм чагыштырмача арзан  бәяләре белән сатып алучыларны сөендерделәр. Мисал өчен, бер килограмм кишер һәм кәбестәне – 30 сумнан, сарымсакны – 250 сумнан, помидорны – 80 сумнан сатып алырга мөмкин иде.

Яхшы һава торышы  ял көннәрендә иң күп сатыла торган сәүдә нокталарының берсенә күп кеше килүгә ярдәм итте. Шәһәр кешеләре бәрәңге, суган, кабак, алма, груша, карбыз һәм кавын, төрле балык, кош-корт, ит һәм ит фаршы, суган һәм сарымсак орлыклары, җиләк-җимеш үсентеләре, үстерергә бакча агачлары, кура, бөрлегән һ. б. теләп  сатып алдылар. Фермерлар Бәләбәй халкына сайлап алырга бал, ысланган казылык, май, тозлы, ысланган, какланган балык тәкъдим иттеләр. Биредә шулай ук  өй әзерләмәләре, мунча себеркеләре сатып алырга мөмкин иде. Кыскасы, җаның ни телм, шул бар! Сатып алучыларның елмаюлары, аларның бәхетле йөзләре бәйрәм ярминкәсенең  уңышлы узуы чагылышы!

Светлана Шириня.

 Елена Петрова фотолары

 

 

 

Гөрләп торды бәйрәм ярминкәсе!
Гөрләп торды бәйрәм ярминкәсе!
Гөрләп торды бәйрәм ярминкәсе!
Гөрләп торды бәйрәм ярминкәсе!
Гөрләп торды бәйрәм ярминкәсе!
Гөрләп торды бәйрәм ярминкәсе!
Гөрләп торды бәйрәм ярминкәсе!
Гөрләп торды бәйрәм ярминкәсе!
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас