Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь , 11:00

Кадрлар барысын да хәл итә!

Районда авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм фермер хуҗалыкларының техник базасын яңарту эшләре дәвам итә. Яшь кадрларны эшкә җәлеп итү мөһим мәсьәлә булып кала.

Кадрлар барысын да хәл итә!
Кадрлар барысын да хәл итә!

Бүген Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкортостан авыл хуҗалыгы министрлыгы булдыра торган төп система – мәктәп һәм студентлар эскәмиясеннән башлап компетентлы белгечләр һәм булачак фермер-эшмәкәрләр әзерләү.  

Мәсәлән, Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру көллиятенең эш бирүчеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә студентларның уку-производство практикасын узганда ук үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бар, ә бу предприятиеләр аларны диплом алганнан соң ук кабул итәргә әзер булсын өчен бик кулай.

Башкортстан «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектының  яңа «АПК кадрлары» федераль проектына актив кушылды. Проект шартлары буенча, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә  практика узу чорына эшкә алына торган аграр югары уку йортлары студентларының хезмәтенә түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлеше компенсацияләнә.

БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча, 2025 ел башыннан Башкортстанда барлыгы 354 студент-практикант өчен 31 предприятие субсидия алган.

Римма Солтанова әзерләде

 

Кадрлар барысын да хәл итә!
Кадрлар барысын да хәл итә!
Кадрлар барысын да хәл итә!
Кадрлар барысын да хәл итә!
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас