– Төзүчеләр яңа объектны су һәм электр белән тәэмин итү өчен инженерлык челтәрләре суздылар, видеокүзәтү көйләделәр, территорияне декоратив яктырту өчен баганалар куйдылар, тротуар плитәсе җәйделәр, эскәмияләр һәм урналар урнаштырдылар. Автотукталышлар, велосипед юллары асфальтланды. Декоратив яктырткычлар арасында җәяүлеләр сукмагын яктырту өчен гобо-проекторлар урнаштырылды. Шәһәр халкының яраткан урынына чәчәкләр, декоратив куаклар, газон үләне утыртылды. Коры фонтан урнаштыру (төзүчеләр җиһазлар кайтуын көтә) һәм декоратив яктыртуны монтажлау эшләре төгәлләнеп килә. Дөньяның тактиль картасы белән “Җир кендеге” архитектура объектын китерүне көтәбез, – дип сөйләде район хакимиятенең архитектура бүлеге начальнигы Айгөл Иванова.
2026 елда, “Новаторлар бульвары” проектын гамәлгә ашыруның икенче этабында, “Танып белү юлы”, “Гамьсез яшьлек”, “Трансформация мәйданы”, “Иҗат мәйданы” тематик зоналарын тулыландыру башланачак. Архитекторлар уйлавынча, алар Кызыл урамнан Үзәк мәдәният сарае каршындагы мәйданга кадәр дәвам итә торган тормыш тасмасын тәшкил итәчәк, шәһәрнең хәрәкәтен һәм үсешен, шулай ук яшәүчеләрнең иҗади юлын гәүдәләндерәчәк.
Бульварда кече архитектура формалары, бизибордлар, таганнар, шезлонглар, эскәмияләр һәм куб-трансформерлар рәвешендә өстәлләр һ. б. урнаштырылачак. Шулай ук модульле бәдрәфле сәүдә павильоны барлыкка киләчәк. “Иҗади эш мәйданында” төрле мәгълүмат объектлары урнаштырылачак.
– “Новаторлар бульвары” проектының архитектура-сәнгать концепциясе төзекләндерелгән иҗтимагый киңлек буйлап урнашкан сәүдә нокталарының, даруханәләрнең һәм башка предприятиеләрнең алтакталарын бер стильдә бизәүне күз алдында тота. Эшмәкәрләр федераль дизайн-кодлар нигезендә төзекләндерүнең комплекслы чикләренә терәлеп торган торак булмаган биналарның фасадларын бизәү чараларын күрә башладылар., – дип билгеләп үтте районның баш архитекторы.
“БИ” белешмәсе
“Новаторлар бульвары” проектын гамәлгә ашыруда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Башкортстан шәһәрләрен үстерү институты, БР торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, «Аффинум» архитектура бюросы, Бәләбәй районы хакимияте һәм Бәләбәй шәһәре халкы катнаша.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотолары