Социаль хезмәткәрләр булышты
"Глуховская" шифаханәсе баш табибы – Башкортстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы Илдус Фәрхшатов шифаханәдә дәвалануга мохтаҗ район пенсионерларына тернәкләнү курсын узарга ярдәм итү турында күптән уйлаган.
Ул ветераннар советы рәисе Александр Буйловка аз керемле, ялгыз яшәүче, социаль хезмәт күрсәтелүче пенсионерларны табуны сорап мөрәҗәгать итә. "Изгелекнең чиге юк" бүлеге (С.В. Камалетдинова) һәм социаль хезмәткәрләр ярдәмендә район, район авылларыннан, Бәләбәй һәм Приюттан 10 өлкән кеше сайлыйлар.
Медицина тикшерүен һәм озатуны социаль хезмәткәрләр үз өстенә ала.
Бәләбәй шәһәр дәваханәсенең район фтизиатры Рузилә Хәйруллина зур эш башкара. Барысына да санаторий профиле нигезендә юлламалар рәсмиләштерәләр.
Чыгарыласы көнне без ял итүче – Мәтәүбаш авылыннан Николай Абрамович Ткаленко белән очраштык.
Санаторийда беренче тапкыр…
Николай Ткаленко – коляскадагы инвалид.
Ул аз хәрәкәтләнүче инвалидлар өчен уңайлы мохиткә клиникада үзенчәлекле тест үткәргән.
Николай Абрамовичны 5 нче корпуска урнаштырганнар , анда мондый ял итүчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган.
Н.Ткаленко 2010 елдан бирле Мәтәүбашта яши, "Чулпан" җәмгыятендә терлекчелектә эшләгән, җитди авыру аркасында сул аягы йөрми , ләкин төшенкелеккә бирелми, коляскада һәм култык таягында йөри, үзен үзе хезмәтләндерә. Аңа социаль хезмәткәр Рамилә Харрасова беркетелгән, аны монда ул китергән һәм өенә алып кайтырга килгән.
– Мин беренче тапкыр санаторийда булдым һәм ярдәмчемә рәхмәтлемен. Мине бөтен уңайлыклары булган бүлмәгә урнаштырдылар, Мин ялгыз яшәдем, яхшы ял иттем. Шифаханәнең барлык медицина хезмәткәрләренә, аеруча дәвалаучы табиб Елена Петровна Петровага яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт. Мин барлык тикшеренүләрне уздым, миңа диабеттан уколлар һәм системалар куйдылар, массаж билгеләделәр, стоматологта булдым. Шәфкать туташлары бик игътибарлы, дәвалау корпусының икенче катына менәргә булыштылар. Ә аш бүлмәсенә култык таяклары белән йөрдем, шулкадзәр тәмле ашаталар! Йөрергә коляскада чыктым. Табигате матур, территория каралган, тирә-ягы чиста, асфальт...
1986 елда биредә минем әни ял иткән иде.
Мин «Белебеевские известия» газетасын алдырам, районда ниләр барганын белеп торам. Миңа Мәтәүбаш ошый, бездә яхшы күңелле, әйбәт кешеләр яши.
Шундый яхшы шифаханәдә дәваланырга мөмкинлек биргән һәркемгә рәхмәт белдерәм, ә бәләбәйлеләргә сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим! дип уртаклашты Николай Абрамович.
Соңгы сүз
Изге эш бер гадәти булмаган хәлдән башгланган: И.Р. Фархшатов кибеттә пенсионерга азык-төлек сатып алу өчен түләргә булышкан (акчасы җитмәгән). "Рәхмәт" дип, олы яшьтәге ир-ат елап җибәргән …
– Чит кеше бәласе яныннан узарга ярамый, безнең тирәдә кыска гына вакытка булса да бәхетле итә алырдай кешеләр күп бит! - ди Илдус Рәфкат улы.
Яхшылык эшләү һәрвакыт күңелле! Ә барлык реабилитация узган пенсионерлар айлык пенсияләрен саклап калганнар, бу бик мөһим…
Автор фотосы.