Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь , 11:00

Мөһим мәсьәләләрне хәл итәсе була

 8 ноябрьдә Бәләбәй районына эш сәфәре белән Башкортстан Республикасы эшмәкәрлек һәм туризм министры Светлана Верещагина килде. Аның килү максаты –  муниципалитетның мөһим тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булган туристлык объектлары белән танышу.

Мөһим мәсьәләләрне хәл итәсе була
Мөһим мәсьәләләрне хәл итәсе була

 – Без Светлана Михайловнага туристлар һәм район кунакларына аеруча кызыклы урыннарны күрсәттек, – дип сөйләде район хакимияте башлыгы урынбасары, бизнес-шериф Татьяна Горденко.  –  Сәяхәтне Өсән-Ивановкао авылыннан башладык, анда Башкортстан Республикасы Милли музее филиалы –  Марина Цветаева музеенда, Кызлар чишмәсендә булдык, шулай ук танылган шагыйрә исемен йөртүче урам буйлап йөрдек.

Аннары Надеждино авылында, Аксаковлар гаиләсе утарында – туристларның тагын бер яраткан почмагында булдык. Светлана Верещагина дүрт тематик заллы музейда, якшәмбе мәктәбендә һәм кәсепчеләр йортында булды. Сәфәрне Знаменка авылындагы Деев йортын карау белән төгәлләделәр.

 Безнең районда туризмны алга таба үстерү өчен турфирмалар белән тыгыз эшләү, Өсән-Ивановода  инфраструктура мәсьәләләрен хәл итү, Деев йортын торгызу кирәк.

 Эшлекле очрашу барышында Бәләбәй районын туристлар өчен тагын да кызыклырак итү өчен хакимият җитәкчелеге белән БР эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгы бу юнәлешләрдә планлы рәвештә эшләячәк дигән карар кабул ителде.

Римма Солтанова әзерләде.

МР хакимияте фотолары.

 

Мөһим мәсьәләләрне хәл итәсе була
Мөһим мәсьәләләрне хәл итәсе була
Мөһим мәсьәләләрне хәл итәсе була
Мөһим мәсьәләләрне хәл итәсе була
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас