Республика судлары матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2024 елның маенда ир-ат мәгълүматны яшерен алу өчен махсус техник чараларның ике комплектын законсыз саткан. Сатып алучыларга ул җайланмаларны 75 мең сумга биргән.
Комплектларга толстовкаларга яшерелгән камералар, радиомикрофон һәм микронаушник кергән. Алар читтән торып видеокүзәтү һәм Wi-Fi аша мәгълүмат тапшыру өчен.
Экспертиза әлеге җайланмаларның мәгълүматны яшерен алу өчен булдырылган махсус техник чаралар икәнен раслады.
Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд аны гаепле дип таныды һәм 80 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Елена Петрова фотосы