Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь , 11:00

Бәләбәйдә хезмәткә чакырылучыларны озаталар

«Урал-Батыр» милли- мәдәни сараенда хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. 15 ноябрьдә бөтен Руссия буенча билгеләп үтелә торган бу көн –  Ватанны саклаучылар өчен әһәмиятле вакыйга.

Бәләбәйдә хезмәткә чакырылучыларны озаталар
Бәләбәйдә хезмәткә чакырылучыларны озаталар

Якын арада Бәләбәй районыннан тугыз яшь егет Ватан алдында бурычын түләр өчен  хезмәткә китәчәк. Бу тантана көнендә төрле оешма һәм ведомство вәкилләре булачак солдатларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясады.

Социаль үсеш идарәсе начальнигы Фидалия Халикова, Бәләбәй шәһәре, Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнары хәрби комиссариатының чакырылыш бүлеге начальнигы Салават Нәфыйков, район ветераннар советы рәисе Александр Буйлов, махсус хәрби операциядә катнашучы Вячеслав Хәйдаров һәм изге Никольский чиркәве руханиы, собор клиригы, иерей Дмитрий Айдыбаев хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм аларның әти-әниләренә яхшы һәм мөһим сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр.

 Бәләбәй артистлары чарада катнашучылар өчен мәдәни һәм концерт программасы әзерләделәр. Бәйрәм, бердәмлек халәте тудырып, тематик мәйданчыклар эшләде.

Алсу Фәизова.

Елена Петрова фотолары

 

Бәләбәйдә хезмәткә чакырылучыларны озаталар
Бәләбәйдә хезмәткә чакырылучыларны озаталар
Бәләбәйдә хезмәткә чакырылучыларны озаталар
Бәләбәйдә хезмәткә чакырылучыларны озаталар
Бәләбәйдә хезмәткә чакырылучыларны озаталар
Бәләбәйдә хезмәткә чакырылучыларны озаталар
Бәләбәйдә хезмәткә чакырылучыларны озаталар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас