Редакция кушуы буенча бу юллар авторы авылда яшәүчеләрне нинди сораулар борчыганын аларның үзләреннән белде. Алар күп, әмма беренче чиратта, тиз чишүне таләп итә торганнары бар. Мәтәүбашлылар һәрвакыт хезмәт сөюләре, бердәм булулары белән аерылып торалар, шуңа күрә алар урындагы башлангычларга ярдәм итү конкурсларында да җиңүгә ирешәләр, башка социаль проектларны да тормышка ашыралар.
Мисал өчен, ППМИ-2025 буенча мәктәптә тәрәзә блокларын алыштырганнар, бу мәктәп бинасының санитария-гигиена шартларын һәм эчке бизәлешен яхшырткан.
Җыен күңелле мәлдән башланды: Игорь Борисов Урал Нәбиуллинга ППМИ-2025тә катнашуы һәи ярдәме өчен рәхмәт хаты тапшырды.
Аннары Игорь Владимирович янгынга каршы хәвефсезлек мәсьәләсенә кагылды, ул янгынга каршы датчиклар урнаштыруга, өйләрдә иске электр үткәргечләрен вакытында алыштыруга һәм янгын чыгуга китерә торган сәбәпләрне бетерүгә басым ясады. Ярдәмчеләре җыелганнарга белешмәләр өләштеләр.
ППМИ-2026да катнашу мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Урыннардан ук: "Әйдәгез катнашыйк!", "Һәрвакыт катнаштык", "Хәзер дә ярдәм итәрбез", – дип сөйли башладылар.
Авыл халкы янәдән ППМИ-2026да катнашу өчен тавыш бирде һәм тәкъдимнәрне карый башлады. Авыл биләмәсенә хезмәт күрсәтүче трактор өчен тагылма сатып алуга проект белән чыгу һәркем өчен иң кулай тәкъдим булды. Соңгы карар киләсе җыелышта кабул ителәчәк.
Урамнарны яктырту, көнкүреш чүп-чарын һәм үсемлек калдыкларын чыгару һәм утильләштерү темасына кагылдылар. Хакимият башлыгы рөхсәт булмаган чүплекләр барлыкка килүенә борчылуын белдерде, югыйсә бөтен җирдә контейнер мәйданчыклары урнаштырылган, һәм «Экология-Т» чүпне вакытында чыгара. Кайбер гражданнар экологик культураны бөтенләй белми.
Су белән тәэмин итү һәм судан файдаланган өчен түләү – көн тәртибендәге иң кыен мәсьәлә. Яшәүчеләр совет чорында ук күмәк көч белән үткәрелгән суүткәргечтән файдаланулары, бүген килеп нигә әле җир куенынннан агып чыккан су өчен кемгәдер түләргә тиешлекләрен ачынып сөйләделәр. Авыл халкы гарантия бирүче оешмадан ярдәм сизмәгән.
Игорь Борисов аңлатканча, "су объектларыннан файдаланган өчен түләү турында" гы Федераль закон нигезендә чишмәләрдән, елгалардан, скважиналардан алынган судан файдаланган өчен түләү ставкалары билгеләнгән. Алар барысы да Федераль милектә. Ставкалар һәм коэффициентлар, инфляцияне исәпкә алып, һәр елга Русия Федерациясе Хөкүмәте карары белән билгеләнә. Прокуратура вәкилләре бөтен ил буенча әлеге законның үтәлешен тикшерде, ә аннары суд тәртибендә торак пунктларның барлык суүткәргечләрен судан файдаланган өчен түләү җыю өчен гарантия бирүче оешмаларга тапшыру турында карар кабул ителде. Мондый тикшерү Бәләбәй районында да узды.
Әгәр йорт хуҗасының шәхси скважинасы яки коесы бар икән, ул бу категориягә керми, бары тик авыл Советыннан белешмә алып, гарантияле оешмага тапшырырга гына кирәк. Суүткәргечтән файдаланучы барлык йорт хуҗалары тарифлар буенча түләргә тиеш.
Фикер алышу кызу булды, ямьсез сүзләр яңгырады, чөнки күпләрнең бурычлары җыелган. Авылда яшәүче Лиса Муратова чыгышында, суның хуҗасы булырга тиеш, законга каршы барырга ярамый, бергәләп чишелеш табарга кирәк, диде.
Нәтиҗәдә, авыл хакимияте башлыгының барлык шушы мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк шәхси предприятие булдыру турындагы тәкъдимен кабул иттеләр. Игорь Владимирович , ул шәхси эшмәкәрлек ачарга ризалашкан авылдашы Марат Фазлутдинов белән таныштырып, гражданнарны аңа ярдәм итәргә чакырды. Шунда ук һәр урамнан ярдәмче сайларга тәкъдим иттеләр.
Хәбәрченең: "Бу катлаулы эшкә тотынырга ничек җөрьәт иттегез?" соравына Марат Шамил улы: " – Мин бәләкәйдән колонка янында уйнадым: баттык та, йөздек тә... Ә хәзер авылдашларыма шактый катлаулы мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәсем килә. Минем гаиләм зур, биш балам бар, беркая да китәргә җыенмыйбыз. Урындагы хакимият һәм кешеләр ярдәме белән без проблеманы хәл итәрбез дип өметләнәм!
Кешеләр белән конструктив һәм ачыктан-ачык сөйләшү авыл халкына булышырга ярдәм итә
Любовь Иванова