Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь , 11:00

30 ноябрьдә «Географик диктант-2025 " акциясе башлана

«Географик диктант» агарту акциясе Русия Президенты В.В. Путин тарафыннан 2015 елда оештырылган иде. Уздыру елларында “Географик диктант” халыкара статуска ия булды, чөнки аны дөньяның күп илләрендә язалар. Оештыручысы – Рус география җәмгыяте. 2025 елда диктантны 11 нче тапкыр язачаклар.  

30 ноябрьдә «Географик диктант-2025 " акциясе башлана
30 ноябрьдә «Географик диктант-2025 " акциясе башлана

Бу җәмгыять сайтында хәбәр ителгәнчә, диктант тематикасы 2025 елның төп вакыйгаларын һәм юбилейларын чагылдыра: Рус география җәмгыятенең 180 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Төньяк диңгез юлын үзләштерүнең 500 еллыгы, шулай ук Руссиянең БРИКС илләре белән тарихи-мәдәни һәм географик багланышларын ача.

РГОның  БРдагы Бәләбәй бүлеге рәисе, 17нче мәктәпнең география укытучысы Любовь Биккулова сүзләренчә, быел диктант ике форматта узачак: көндезге этап – 30 ноябрьдә безнең  вакыт белән 12:00 сәгатьтә махсус оештырылган мәйданчыкларда.

Диктантның Онлайн-версиясен рәсми сайтта карап булачак dictant.rgo.ru Мәскәү вакыты белән 30 ноябрьдә 12:00 дән 14 декабрьдә 12:00 гә кадәр.

Сүз уңаеннан, 17 нче мәктәп базасында мәйданчык 30 ноябрьдә эшләячәк.

Якындагы мәйданчыкны табып теркәлү шартларын рәсми сайтта ачыкларга мөмкин: dictant.rgo.ru.

Теләгән һәркем диктантның онлайн-версиясен 14 декабрьгә кадәр яза ала.

Русия география җәмгыятенең  хакыйкый әгъзасы Любовь Иванова әзерләде

Фото җәмгыять сайтыннан

30 ноябрьдә «Географик диктант-2025 " акциясе башлана
30 ноябрьдә «Географик диктант-2025 " акциясе башлана
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас