Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь , 13:00

“Бәләбәй " технопаркы эшли башлаячак

Дәүләт Җыелышы-Корылтайда “Башкортстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында” БР Законын үтәү турында”гы  мәсьәлә буенча парламент тыңлаулары булды. Депутатлар, экспертлар һәм чакырылган кунакларның игътибар үзәгендә индустриаль парклар, сәнәгать технопарклары, югары технологияләр һәм сәнәгать кластерлары өлкәсендәге технопарклар булдыру һәм үстерү мәсьәләләре булды.

“Бәләбәй " технопаркы эшли башлаячак
“Бәләбәй " технопаркы эшли башлаячак

Тема буенча фикер алышуда депутатлар, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, республика муниципаль берәмлекләре хакимиятләре вәкилләре, предприятиеләр һәм сәнәгать инфраструктурасының комплекслы объектлары җитәкчеләре, галимнәр катнашты.

Республика вице –премьеры – сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев төбәктә гамәлгә ашырылачак яңа проектлар турында мәгълүмат бирде. Әйтик, республика территориясендә 5,2 млрд сумлык “Бәләбәй” технопаркы һәм 2030 елга 475 яңа эш урыны булдыру һәм 12 резидент кертү планлаштырылган “Промышленный” шәхси индустриаль паркы эшли башлаячак, диелде.

Бүген республикада 12 индустриаль һәм 19 технопарк теркәлгән – 2019 елдан аларның саны дүрт тапкырга арткан. Башкортстан Русиядә кластерларны үстерү буенча абсолют лидер булып тора, машина төзелеше сәнәгате, урман сәнәгате, балалар товарлары һәм уенчыклар җитештерүчеләр кластерын, медицина һәм фармацевтика сәнәгате кластерын, агросәнәгать һәм башкаларны да кертеп, алар бездә  25, дип хәбәр итте «Башинформ»мәгълүмат агентлыгы.

Римма Солтанова әзерләде

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас